Уфада, төнге сәгать 3тә 21 яшьлек егет 14 яшьлек сеңлесен үтергән һәм гәүдәсен машина багажнигында яшергән. Бу хакта "Честно говоря" телеграмм-каналы хәбәр итә. Бүген иртә белән Свобода урамында кызның гәүдәсен тапканнар.
Үтерелгән кызның әтисенең сүзләренчә, малайны үтерүдә гаепләү - нигезләнмәгән. Ир үзенең дачада яшәве хакында һәм балалар арасында конфликт булуын белмәве турында белдерде.
- Оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре шикләнелүче Сергей Пугачевның кайда булуын ачыклаган. Ул Ушаков урамындагы күпфатирлы йортның чарлагында табылган, анда яшеренергә тырышкан, - дип белдерделәр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Өстәмә мәгълүмат көтәбез, вакыйгалар үсешен күзәтәчәкбез.
Фото/видео: "Честно говоря" телеграмм-каналы, t.me/govoryachestno