

Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, авария Уфа - Яңавыл юлының 79нчы километрында 11 сәгатьтә булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 27 яшьлек урындагы кеше "КамАЗ"да Калинники авылы ягыннан төп юлга чыкканда 34 яшьлек уфалы идарә иткән "Nissan Elgrand" белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "Nissan" водителе һәм аның пассажиры дәваханәгә китерелгән. Тагын бер пассажир - Борай районыннан 54 яшьлек хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән урында вафат булган.
Һәлакәт урынында Дәүләт автоинспекциясе һәм башка хезмәтләр эшли. Бу вакыйганың хәл-шартлары ачыклана.
Фото: Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте, t.me/bash_gibdd