+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 октябрь 2023, 10:35

Уфага Беларусь Премьер-министры Роман Головченко килде

10 октябрьдә Башкортстанга рәсми эш сәфәре белән Беларусь Премьер-министры Роман Головченко килде. Уфа аэропортында аны төбәк Башлыгы Радий Хәбиров каршы алды.

Уфага Беларусь Премьер-министры Роман Головченко килдеУфага Беларусь Премьер-министры Роман Головченко килде
Уфага Беларусь Премьер-министры Роман Головченко килде

Роман Головченко Русия Хөкүмәте вице-премьеры Александр Новак һәм республика җитәкчесе Радий Хәбиров белән берлектә ашлык эшкәртү җиһазлары чыгару буенча "АМКОДОР-Агыйдел" заводын ачу тантанасында катнашачак, шулай ук "АМКОДОР" белорус холдингының яңа производствосы төзелешенә старт бирәчәк.

Моннан тыш, Беларусь Премьер-министрының сәфәре программасында Уфа трамвай-троллейбус заводында булу һәм Башкортстан муниципалитетларына коммуналь техника тапшыру каралган. Сәфәр кысаларында шулай ук төбәкнең кайбер сәнәгать проектлары тәкъдим ителәчәк.

11 октябрьдә Роман Головченко Республика көненә багышланган тантаналы чараларда катнашачак.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас