

"Башгидрометүзәк" синоптиклары якындагы ике көндә республикада һава торышы турында сөйләделәр.
Бүген, 10 октябрьдә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Көндез һава температурасы +3, +8 градус булачак.
Иртәгә, 11 октябрьдә, бераз яңгыр һәм кар, төнлә һәм иртән таулы районнарда юлларда бозлавык көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы -2, +3, көндез +3,+8 градус булачак.
Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.