+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 октябрь 2023, 19:03

Төбәккә яңа техника кайтарылды

Бүген Уфада Беларусь Премьер-министры Роман Головченко һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коммуналь хезмәтләргә һәм пассажирлар ташучыларга Белорусия җитештерүчеләренең яңа техникасын тапшырдылар.

Төбәккә яңа техника кайтарылдыТөбәккә яңа техника кайтарылды
Төбәккә яңа техника кайтарылды

Предприятиеләр 34 автоүзбушаткыч, 15 трактор, 12 фронталь йөк төягеч һәм 9 троллейбус алды.

- Безнең республикада, Белоруссиядәге кебек үк, бәйрәмнәр алдыннан халыкка бүләкләр бирү традициясе бар. Бүген дә шулай. Коммуналь техника һәм аның тулы күләмдә булуы – шәһәрләребезнең чиста булуына гарантия. Бүгенге бүләкнең үзенчәлеге шунда ки, бу техниканы безнең өчен тугандаш Белоруссиядә яки Уфада ясаганнар. Нәкъ менә шуңа күрә бүген безнең белән Беларусь Премьер-министры Роман Головченко, – диде Радий Хәбиров.

Беларусь Премьер-министры Роман Головченко Башкортстан белән конструктив һәм үзара файдалы хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады.

- Без җитештерү кооперациясенең бик яхшы үрнәген күрәбез - ул "Горожанин" маркалы троллейбуслар. Ышанам, бу проектның киләчәге зур. Ә биредә тәкъдим ителгән йөк машиналары - Минск автозаводының соңгы эшләнмәләренең берсе. Без, белоруслар, шундый ышаныч күрсәткәнегезгә бик шат. Бәйрәм белән! - диде ул.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас