

Башкортстанга икенче «Әбиләр чуагы» киләчәк. "Башгидрметүзәк" мәгълүматлары буенча, агымдагы атна ахырында республика территориясенә җылы һава массасы киләчәк.
Температура нормадан ике градуска югарырак булачак. Һава температурасы төнлә -3,+2 градустан 0,+5 градуска кадәр күтәреләчәк. Көндез +14 градуска кадәр җылытачак.
13 октябрьдә күпчелек районнарда бераз яңгыр, төнлә һәм иртән урыны белән кар явачак. Көчле җил көтелә.
Киләсе атна башында республикада җылы һава торышы фаразлана.
Фото: "Башинформ" агентлыгы