+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 октябрь 2023, 05:18

Без – бергә, без – бердәм!

Башкортстанның төп бәйрәме чараларында быел Абхазиянең Президент Аслан Бжания җитәкләгән рәсми делегациясе катнашты.

Без – бергә, без – бердәм!Без – бергә, без – бердәм!
Без – бергә, без – бердәм!

Мөхтәрәм кунаклар төбәккә 10 октябрьдә килде, аларны Уфа аэропортында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров каршы алды.

Бәйрәм Салават Юлаев һәм Шәехзадә Бабич һәйкәлләренә чәчәкләр салудан башланды. Республика көне уңаеннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Абхазия Президенты Аслан Бжания Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Исегезгә төшерәбез, башкорт халкының милли герое Салават Юлаевка һәйкәл 1967 елда ачыла. Ул скульптор Сосланбәк Тавасиев проекты буенча эшләнә. Скульптор 1970 елда бу эше өчен СССР Дәүләт премиясенә лаек була. Русиядә һәм Европада иң зур атлы һәйкәл Ленинградның “Монументскульптура” заводында коелган, ул 10 метрлы постамент һәм 9,6 метрлы статуядан тора. Алга таба Шәехзадә Бабич һәйкәленә чәчәкләр салынды. Шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесенә һәйкәлне 2019 елның июнендә телеүзәк каршындагы Зәки Вәлиди урамында ачтылар. Аның авторы – скульптор, Русия Федерациясенең халык рәссамы Андрей Ковальчук. Монументның гомум биеклеге – якынча 6 метр.

Башкалабызның Совет мәйданында Республика көненә багышланган төп чаралар узды. Биредә Башкортстан Башлыгы һәм Абхазия Президенты Миң-негали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Русия Герое, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл бер ел элек ачылды. Һәйкәл Русиянең халык рәссамы Салават Щербаков белән Башкортстанның атказанган архитекторы Константин Донгузовның уртак проекты буенча төзелгән монументаль ансамбльнең үзәге булып тора.

Алга таба укучыларны “шәймора-товчылар” сафына кабул итүгә багышланган чара узды. Барлыгы Совет мәйданында төрле шәһәрләрдән һәм районнардан 900дән артык малай һәм кыз сафка басып ант бирделәр, ә аннары тантаналы марш белән үттеләр.

– Хөрмәтле кунаклар, яшь “шәйморатовчылар”! Миңнегали Шәйморатов – халык герое. Нәкъ бер ел элек без аңа һәйкәл ачтык, безнең генерал йөзендә Ватанны саклаучылар истәлеген хөрмәтләү урыны булдырдык. Әлеге мәйдан республика халкы һәм кунаклары өчен истәлекле, хәтта изге дип тә әйтер идем, урынга әверелде. Һәйкәл янында вахтада каравыл тора. Бу мәйданнан махсус хәрби операция зонасына ирекле батальоннар китә. Алар безнең геройларның исемнәрен йөртә. Бүген алар дошманга каршы тыныч тормыш, илебезнең һәм республикабызның киләчәге өчен көрәшә. Без аларның туганнары һәм якыннары янына исән-сау һәм зыян күрмичә кайтачакларына өметләнәбез. Сез дә яхшы укырга һәм иң яхшысы булырга, югары максатларга омтылырга тиеш. Русия патриотлары, тарих, мәдәният, данлы традицияләрне яклаучылар булу омтылышы сезнең тормыш принцибыгыз булсын. Туган республикабызның лаеклы уллары һәм кызлары, ата-бабаларыбызның әхлакый традицияләрен дәвам итүчеләр, генерал Шәймо-ратов даны варислары булыгыз! Сезне бу истәлекле көн белән котлыйм! – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Республика көне уңаеннан мөһим һәм тантаналы чаралар Агыйдел елгасы буенда дәвам итте. Биредә Радий Хәбиров һәм Аслан Бжания башкорт һәм абхаз халыкларының дуслыгын символлаштырачак колоннада нигезенә таш салу тантанасында катнаштылар.

Төзелеш башлану хөрмәтенә куелган постаментка абхаз язучысы һәм шагыйре, хәзерге абхаз әдәбиятына нигез салучы Дмитрий Гулиа шигыреннән сүзләр уеп язылган. Яңа колоннада Сухум яр буендагы архитектура корылмасының төгәл күчермәсе булачак. Аны 2024 елда Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итү кысаларында ачу планлаштырыла.

– Янәшәдә урыс һәм башкорт халык-ларының бөек тугандаш дуслыгын чагылдыручы монумент торуы символик мәгънәгә ия. Ул Башкортстанның Русия дәүләте составына үз теләге белән керүенә 400 ел тулу хөрмәтенә төзелгән. Һәрвакыт дуслыкта яшәү, бер-береңә ярдәм итү һәм уңышларга сөенү мөһим. Яңа колоннада Башкортстан-Абхазия дуслыгы һәм бергә узган катлаулы сынаулар гәүдәләнеше булачак, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Абхазия Президенты Аслан Бжания билгеләп үтүенчә, колоннада төзелеше башлану белән ике республика якынаюга тагын бер адым ясалган.
Бәйрәм көнендә мөһим очрашулар һәм сөйләшүләр дә узды. Республика йортында төбәк җитәкчесе һәм Абхазия Президенты эшлекле очрашу үткәрделәр. Көн тәртибендә – икътисадта һәм туризм тармагында хезмәттәшлекне алга таба үстерү буенча планнар.

– Без Сезнең белән бергә яхшы күршелек мөнәсәбәтләрен үстерүгә яңа этәргеч бирәбез, – диде Радий Хәбиров. – Шундый истәлекле көнне, Сез бездә кунакта булганда, без Абхазиягә “Башкортстанда – Абхазиядә озын гомерлелек” яңа программасы буенча пенсионерларның беренче төркемен җибәрдек. Сезнең шифаханә – курорт һәм туристик мөмкинлекләрегез безгә кызыклы. Сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне дә җайга салуны дәвам итәбез.

Аслан Бжания Башкортстан халкына Республика көне белән котлаулар юллады һәм төбәкнең Абхазия белән күптәнге һәм ныклы элемтәләрен билгеләп үтте.

– Мин икенче тапкыр Башкортстанда. Уфа заманча, яшәү өчен бик уңайлы шәһәр. Һәм боларның барысына да аның халкының хезмәте нәтиҗәсендә ирешелә, – диде Аслан Бжания. – Әлбәттә, без мөнәсәбәтләребезне ныгытырга телибез. Мин безнең контактлар нәтиҗәсендә ачыла баручы потенциалны күрәм. Без үзара бәйләнешнең яңа юнәлешләре турында сөйләшергә әзер.

“Башкортостан” концерт залында Республика көне уңаеннан тантаналы җыелыш үтте. Биредә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк халкын дәүләт бәйрәме белән котлады.

– Кадерле ватандашлар! Хөрмәтле дуслар! Сезне дәүләт бәйрәмебез – Башкортстан Республикасы көне белән чын күңелдән котлыйм! Биредә безнең белән тугандаш илләр һәм Русия төбәкләре делегацияләре. Без дуслыгыбызны һәм тыгыз хезмәттәшлегебезне бик кадерлибез. Бүген залда Абхазия Президенты Аслан Бжания һәм Беларусь Премьер-министры Роман Головченко да бар. Бүген мин якташларыма, үз тормышларын республикабыз белән бәйләгән һәркемгә рәхмәт әйтәм! Хезмәтегез, бердәмлегегез, туган якны яратуыгыз өчен сезгә баш иям. Иң яхшылар бүген алгы сызыкта. Алар Русия, хакыйкать өчен батырларча көрәшә. Ә без монда ышанычлы тылны ныгытабыз, туган якның чәчәк атуы өчен эшлибез. Без инде йөзгә якын гуманитар конвой җибәрдек, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә федераль һәм республика ярдәм чараларын гамәлгә ашырабыз. Бу эштә бөтен Башкортстан катнаша, – дип белдерде Радий Хәбиров.

Җыелышта катнашучылар махсус хәрби операция вакытында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды.

Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, Башкортстан үсешенең нигезе – ныклы һәм күптармаклы икътисад. Бүген, коронавирустан соң узган авыр елларга карамастан, сәнәгать җитештерүен арттыруга ирешелде. Бишьеллыкта бу күрсәткеч 13,6 процентка арткан. Шулай ук өч ел рәттән Башкортстан сәнәгать сәясәтенең нәтиҗәлелеге буенча федераль рейтинг лидерлары исәбенә керде. Радий Хәбиров белдерүенчә, инвесторлар да республикага зур теләк белән килә. Ике ел рәттән “Алга” махсус икътисади зонасы Русиядә иң нәтиҗәле үсеш алучы зона дип танылды. Аграрийларга ярдәм итүгә дә аерым игътибар бирелә, авыл хуҗалыгы техникасын яңартуга шактый зур суммалар бүленә.

– Эшләрнең нәтиҗәләрен мин Дәүләт җыелышы-Корылтайга юлламада җиткерермен. Ә бүген мин Русия Президенты Владимир Владимирович Путинга биш ел элек Русиянең терәк төбәкләренең берсе булган зур һәм көчле Башкортстан белән идарә итүдә миңа зур ышаныч күрсәткәне өчен рәхмәтлемен. Мине сайлаган һәм бу елларда Башкортстанны алып баруны ышанып тапшырган республика халкына да рәхмәт белдерәм. Идарә итү командасына, Хөкүмәткә, Дәүләт җыелышы-Корылтайга, муниципаль берәмлекләр башлыкларына бу чорда уртак һөнәри эш өчен рәхмәт белдерәм. Кадерле дуслар! Барыбызга да ныклык, бердәмлек, яңа уңышлар һәм казанышлар телим! – дип белдерде Радий Хәбиров.

Тантаналы чарада Башкортстан Башлыгы республика руханиларына – протоиерей Виктор Ивановка һәм имам Хәмзә хәзрәт Хафизовка махсус хәрби операция вакытында күрсәткән батырлыклары һәм каһарманлыклары өчен генерал Шәйморатов орденын тапшырды.

– Мин бүген Башкортстан җирендә булуыма һәм бу бәйрәмне сезнең белән бергә бүлешүемә шат. Башкорт халкының тарихы гасырлар төпкеленә барып тоташа һәм гаделлеккә омтылыш белән тыгыз бәйләнгән. Нәкъ менә шушы омтылыш Абхазия һәм Башкортстан язмышларын бәйләде. Бүген безнең арада эшлекле, гуманитар һәм мәдәни элемтәләр үсә, алар алга таба да ныгый барачак, – диде Абхазия Президенты Аслан Бжания.

Тантаналы чара Башкортстан сәнгать осталарының бәйрәм концерты белән тәмамланды.

Визитның соңгы ноктасы – Сергей Аксаков исемендәге мәдәният һәм ял бакчасы булды. Радий Хәбиров һәм Аслан Бжания яңартылган ял бакчасын ачу тантанасында катнаштылар.

Төзекләндерү эшләре “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы кысаларында гамәлгә ашырылды. Башкортстан Башлыгы уфалыларны һәм шәһәр кунакларын яңартылган бакча ачылу белән котлады.

– Бу – халкыбызга Республика көненә бүләк. Биредә якташыбыз Сергей Тимофеевич Аксаков исеме белән бәйле бик матур иҗтимагый киңлек булдырылды, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Барлык эшләрне вакытында төгәлләгән проектлаучыларга һәм төзүчеләргә рәхмәт белдерәм. Барлык халкыбызны искиткеч бәйрәм белән котлыйм!

Башкортстан Башлыгы һәм Абхазия Президенты Аксаков исемендәге бакчаның тематик зоналарын карадылар. Алар күренекле язучының әсәрләре күргәзмәсе белән танышты һәм мөхтәрәм кунаклар китабында язмалар калдырды.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас