+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 октябрь 2023, 14:47

Коммуналь хезмәтләргә бәяләр арта

Күпмегә?

2024 елның 1 июленнән Русия Федерациясендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның гомум түләүләрен индекслау 9,8 процентка кадәр тәшкил итәчәк. Бу хакта 2024-26 елларга Русия Социаль-икътисади үсешенең Хөкүмәт фаразында әйтелә.

Өстәвенә, аерым муниципаль берәмлекләр буенча индекслау күләме инвестиция программаларын гамәлгә ашыруны, концессия килешүләре кысаларында озак сроклы тарифларны үтәүне, территорияләрне комплекслы үстерү программаларын гамәлгә ашыруны һәм башка факторларны исәпкә алып, Русия субъекты буенча билгеләнгән индекстан артып китәргә мөмкин.

2024 елның уртасында торак-коммуналь хуҗалык тарифларын индекслау ел ярымлык тәнәфестән соң үткәреләчәк. Бер ел элек Русия Хөкүмәте тарифларны газга, электр энергиясенә, су һәм җылылык белән тәэмин итүгә индекслауны 2023 елның 1 июленнән 2022 елның 1 декабренә күчерде, индекслауныңчик күләмен 9 процент дәрәҗәсендә билгеләгән иде.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: