Башкортстанда 30 яшьлек ир-егет "Хюндай Акцент" машинасы руле артында Иглин авылында яшәүче ир белән хатын-кызны бәрдергән. Бу хакта Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясенең Башкортстан буенча җитәкчесе Владимир Севастьянов телеграмм-каналында хәбәр итә.
Юл полициясе мәгълүматлары буенча, водительнең исерек булуы ачыкланган. Шулай ук, билгеле булганча, аны 2016 елда исерек хәлдә машина белән идарә иткән өчен йөртү хокукыннан мәхрүм иткән булганнар. Шул ук вакытта ул таныклыкны 2022 елда гына тапшырган булган.
Зыян күргән җәяүлеләр төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган.
Фото: "Башинформ" агентылгы