

Мәктәп автобуслары кышкы вакытта балаларны йөртүгә тулысынча әзер, дип хәбәр итте Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.
"23 октябрьгә кадәр автобусларга сезонлы хезмәт күрсәтү, шул исәптән салонның җылыту системаларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү тәмамланачак", - дип билгеләп үтте ул.