– Илфат Рәшитович, күчемсез милеккә тыюлар һәм чикләүләр нинди була? Тәү чиратта шуларга ачыклык кертеп үтегез әле.
– Күчемсез милеккә тыюлар – бу өченче шәхесләрнең моңа булган хокукы. Димәк, алар милекченең үз хокукларын ирекле һәм тулы күләмдә тормышка ашыруны тыя. Шуңа күрә, әгәр дә, мәсәлән, әлеге күчемсез милек хуҗасы аны сатарга тели икән, аңа сатып алучының шушы тыюлар белән бергә кабул итәргә ризалыгын алырга кирәк. Болар: сервитут, ипотека, ышаныч белән идарә итү, торакны наемга алу.
Чикләүләр гадәттә хокук иясенә үзенең күчемсез милке белән ниндидер гамәлләр кылуны тыя. Тыю салынгандагы кебек үк, алар хокукларны гамәлгә ашыруга киртә булып тора. Чикләү – бурычлының милкенә арест салу, гадәттә ул суд приставлары тарафыннан башкарыла. Арест салыну мөлкәт белән эш итүне тыя, аннан файдалануны чикли, хәтта тартып алынырга да мөмкин.
– Күчемсез милеккә арестны кем һәм нинди нигездә сала ала?
– Арест салынуларның шактый өлеше суд приставлары-башкаручыларының карарлары нигезендә кертелә. Моның өчен аеруча еш сәбәп булып ЮХХДИ штрафлары, салымнар һәм җыемнар, кредитлар, коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар тора.
Арест яисә тыю турындагы язма “Росреестр” тарафыннан Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРНга), шулай ук суд, таможня һәм салым органнарыннан килгән документлар нигезендә кертелә. Монда шуны ассызыклап үтәргә кирәк: “Росреестр” арест һәм тыю салу яисә аны гамәлдән чыгару турында карар кабул итми.
– Әйтик, фатирга салынган арест хокук бозучы өчен нинди нәтиҗә белән тәмамланырга мөмкин?
– Күчемсез милеккә арест яисә тыю салу турында ЕГРНга кертелгән язма – объект белән теркәү гамәлләрен туктатып тору өчен төп сәбәп. Чикләү чаралары булганда, күчемсез милекне сатарга, бүләк итәргә, алмаштырырга яисә залогка тапшырырга ярамый.
Шулай ук, күчемсез милеккә арест салудан тыш, хокук бозучыларга карата башка санкцияләр дә кулланыла: чит илгә чыгуны чикләү, исәптән акчаларны алу, банк карталарын ябу.
– Күчемсез милеккә арест салынуын һәм аның детальләрен ничек белергә мөмкин?
– Күчемсез милеккә арест салынуы турында мәгълүмат хокукка ия булучының “Росреестр” сайтындагы шәхси кабинетында күренә.
Чикләүләр булу-булмау турындагы мәгълүматлар ЕГРН күчермәләрендә күрсәтеләчәк. Әгәр тыю салынуы турындагы белешмәләр кертелгән булса, объектка төп характеристикалар һәм теркәлгән хокуклар турында өземтәдә нинди документ нигезендә тыю салынуы һәм аның датасы күрсәтелә.
Моңардан тыш, күчемсез милеккә арест булу турындагы мәгълүматны “Онлайн режимда күчемсез милек объектлары буенча белешмә мәгълүмат” сервисыннан файдаланып карарга мөмкин. Күчемсез милек объектлары буенча әлеге мәгълүмат ачык һәм бушлай бирелә.
Суд приставы-башкаручы тарафыннан башкарма производствоның туктатылуы һәм милектән арест алынуы турындагы белешмәләр “Дәүләт хезмәтләре” порталында бурычлы кешенең шәхси кабинетында урнаштырыла.
– Әгәр дә барлык бурычлар түләнгән, ә милеккә арест салыну сәбәпләре бетерелгән икән, алдагы гамәл-адымнар нинди булырга тиеш? ЕГРН базасыннан арест салынуы турындагы язманы ничек бетерергә?
– Моңа кадәр арест салу турында карар кабул иткән органның карары, билгеләмәсе нигезендә генә арест алынырга мөмкин. “Росреестр”га арест яисә тыюлар алынуы турында судтан яки вәкаләтле органнан документлар килгәннән соң өч көн эчендә торактан тыюлар алына.
– Арестны кеше үзаллы ала аламы?
– Әгәр арест суд карары нигезендә алынса, бу очракта теләсә кайсы кызыксынган зат Күпфункцияле үзәк офисына арест алынуы турында белешмәне ЕГРНга кертүләрен сорап мөрәҗәгать итә ала. Гаризага арест алынуы турында билгеләмә дә беркетелергә тиеш. Суд актында аның законлы көченә керүе турында билге һәм герблы мөһер булырга тиеш – бу мөһим момент.
Суд приставлары хезмәте тарафыннан салынган арестның алынуы бу хактагы карарны ведомствоара хезмәттәшлек системасы ярдәмендә, яки почта аша җибәрү юлы белән башкарыла. Шулай ук суд приставы-башкаручы карарны “Росреестр”га шәхсән үзе кертеп бирә ала. Бу очракта гражданнар арест алыну турындагы документларны Күпфункцияле үзәккә мөстәкыйль рәвештә тапшыра алмый. Чөнки суд приставлары-башкаручыларга арест алынуы турындагы карарны гариза бирүче яисә кызыксынучы затлар аша җибәрү тыела.
– Илфат Рәшитович, күпләрне кызыксындырган сорауларга ачыклык керткәнегез өчен рәхмәт!
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА
әңгәмәләште.