Бишбүләк районының Михайловка авылында бүген иртән Старомихайловская урамында үлемгә китерүче янгын булган. Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, өй яныннан үтеп баручы хатын-кыз торак йортта ут күргән: ул хуҗаларны чакыра башлаган, әмма беркем дә җавап бирмәгән.
Авыл кызы янгын сүндерүчеләрне чакырган, алар ачык утны сүндергән. Йортта ике кеше һәлак булган: 65 яшьлек ир һәм 49 яшьлек хатын-кыз.
Янгын урынында сынау янгын лабораториясе экспертлары һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тикшерүчесе эшли. Алар янгынның сәбәбен ачыклаячаклар.
Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.