

Үз докладында ул билгеләп үткәнчә, Башкортстанда инвесторлар белән эшне системага салу урындагы дәрәҗәдә 2019 елда ук башланган, ул вакытта урындагы үзидарә органнары эшчәнлегенең беренче стандарты расланган. Хәзер бөтен система комплекслы итеп төзелгән - төбәк дәрәҗәсендәге "базис" тан муниципаль дәрәҗәдәге "өстәмә төзелеш"кә кадәр.
- Барлык муниципалитетларда бизнес-шерифлар институты булдырылды һәм "Эшкуарлык сәгате" форматында Башкортстан Башлыгының бизнесменнар белән очрашулары практикасы кертелде, анда производствоны урнаштырудан алып, ярдәм чаралары күрсәтүгә кадәр мәсьәләләр тикшерелә. Шулай итеп, төбәкнең инвестицион системасының үзенчәлекле муниципаль фильтры формалаша, анда иң мөһим проектлар республика Башлыгы каравына чыгарыла, - диде Марат Исламов.
Башкортстанда инвестпроектларны озата бару тәүләк әйләнәсенә гамәлгә ашырыла: урыннарда бу - бизнес-шерифлар, төбәк дәрәҗәсендә - Үсеш корпорациясе. Инфраструктура үсешенә зур игътибар бирелә. Үсеш корпорациясе потенциаль инвесторлар өчен 1660 мәйданчык төзегән, инвестпорталда виртуаль турлар мөмкинлеге гамәлгә ашырыла.