+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 октябрь 2023, 09:35

Ноябрьдә һава торышы нинди булачак?

Башкортстан синоптиклары, 22 градуска кадәр суытачак, ди.

Ноябрьдә һава торышы нинди булачак?Ноябрьдә һава торышы нинди булачак?
Ноябрьдә һава торышы нинди булачак?

Башкортстанда көзнең соңгы аенда һава торышы аномаль салкын булыр дип көтелә. Ноябрьдә һава температурасы -20 -22 градуска кадәр төшәчәк.

Агымдагы атнада республикада һава температурасы +16дан минуска кадәр кискен төшәчәк. Якшәмбе, 22 октябрьдә, көндез +2 градус, төнлә -2 градус булачак. Яңгыр һәм кар көтелә.

Ноябрь салкын булачак. 2023-24 елгы ягып җылыту чорына температура режимының ихтималлык фаразына ярашлы, ноябрьдә һава температурасы нормага якынча, яки түбәнрәк булачак (норма -4,4 градус тәшкил итә). Моны "Гисметео" фаразы да раслый.

Ноябрьнең икенче яртысы аеруча салкын булачак, дип белдерә синоптиклар.

Фото: i-gazeta.com

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас