+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 октябрь 2023, 15:12

Уфада «Киртәләрне җимереп» II Бөтенрусия форум-күргәзмәсе эшен дәвам итә

Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында узучы чара бер мәйданчыкта инвалидлар, дәүләт структуралары, бизнес, коммерцияле булмаган оешмалар, ата-аналар берләшмәсе, волонтерлар һәм Русиянең төрле төбәкләреннән килгән барлык кызыксынучылар өчен реабилитация чаралары һәм югары технологияле продукция җитештерүчеләрне һәм тәэмин итүчеләрне җыйды.

Уфада «Киртәләрне җимереп»  II Бөтенрусия форум-күргәзмәсе эшен дәвам итәУфада «Киртәләрне җимереп»  II Бөтенрусия форум-күргәзмәсе эшен дәвам итә
Уфада «Киртәләрне җимереп» II Бөтенрусия форум-күргәзмәсе эшен дәвам итә

Русиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков форумда катнашучыларга онлайн-сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ә Стратегик башлангычлар агентлыгы генеральный директоры Светлана Чупшева онлайн-мөрәҗәгать барышында агентлыкның Русиядә инклюзив өлкә үсешен ничек хуплавы турында тулырак сөйләде.

“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне тернәкләндерү. Яңа проблемалар һәм карарлар" дип аталган пленар утырышны Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте рәисе, Дәүләт думасы депутаты Михаил Терентьев ачты.

"Үзенчәлекле" кешеләр белән эшләүнең Башкортстан моделе турында төбәк Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин сөйләде.

- Безнең модель кешенең бөтен тормыш траекториясен һәм аның әйләнә-тирә мохите элементларын балачактан ук колачлый. 2019 елдан илдә беренче булып без инвалид балаларны реабилитацияләүгә сертификатлар керттек. Ел саен бу максатларга 50 миллион сумнан артык акча бүленә, быел финанслау күләме 3 тапкыр арттырылды. Нәтиҗәдә, тернәкләндерү хезмәтләре алган балалар саны 3,5 меңгә диярлек артты. Киләсе елдан тернәкләндерүгә һәм өлкән яшьтәге инвалидларга, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга сертификатлар бирәчәкбез, - дип билгеләде Максим Забелин.

Форумга мотивация спикеры, эшкуар, балаларга ярдәм фондын гамәлгә куючы, Белоруссиянең Паралимпия җыелма командасы әгъзасы Алексей Талай да килгән иде. Ул махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары алдында чыгыш ясады.

Форум кырларында 3 көн дәвамында дискуссияләр, осталык дәресләре, уңайлы мохит формалаштыру проблемалары буенча "түгәрәк өстәл"ләр узачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас