+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 октябрь 2023, 11:00

«Амкодор-Агидель» заводын төзүчеләр бүләкләнде

Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендә ашлык эшкәртү өчен җиһазлар җитештерү заводын төзү проектын уңышлы тормышка ашырган өчен дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Бүләкләүне Хөкүмәт Рәисе Андрей Назаров үткәрде.  

«Амкодор-Агидель» заводын төзүчеләр бүләкләнде«Амкодор-Агидель» заводын төзүчеләр бүләкләнде
«Амкодор-Агидель» заводын төзүчеләр бүләкләнде

Министрлар кабинеты башлыгы проектның төбәк һәм ил өчен мөһимлеген билгеләп үтте һәм аны гамәлгә ашыруда инвесторны озата баруның уникаль һәм уңайлы инструментлары кулланылганын билгеләп үтте. Һәрьяклап ярдәм күрсәтелгән, максималь ташламалар бирелгән. Завод импорт аналогларын алмаштырырга мөмкинлек бирәчәк кече хуҗалыклар һәм эре агрохолдинглар өчен заманча ашлык киптерү комплекслары чыгаруга тулысынча әзер.

- 2021 елның декабрендә без, Белоруссиягә сәфәр белән баргач, андагы предприятиеләрнең берсен безнең республикада локальләштерү турында килештек. Бу эш озакка кебек тоелса да, бер елдан да кимрәк вакыт эчендә килешү имзаланды, ә үткән елның көзендә завод нигезенә беренче таш салынды һәм 9 айдан соң предприятиегә старт бирелде. Бу искиткеч проектны проектлаучыларга, инженерларга, төзүчеләргә, менеджерларга һәм башкаларга зур рәхмәтемне белдерәм. Бу вакыйга - барлык инвесторлар өчен дә ориентир, — дип ассызыклады Андрей Назаров.

Дәүләт бүләкләрен 13 кеше алды. Дүртесе “Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе” исеменә лаек булды.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас