+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 октябрь 2023, 10:25

Җитәкчеләр ГТО нормативлары тапшырды

Республикада дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы фестивале тәмамланды. Анда 49 муниципалитет хакимиятеннән һәм 24 республика башкарма хакимият органнарыннан һәм дәүләт учреждениеләреннән 500дән артык кеше катнашты.  

Җитәкчеләр ГТО нормативлары тапшырдыҖитәкчеләр ГТО нормативлары тапшырды
Җитәкчеләр ГТО нормативлары тапшырды

Иң яхшы командаларны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Уфада ябылу тантанасында бүләкләде. Хөкүмәт Рәисе билгеләп үткәнчә, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр арасында ГТО комплексы фестивале республикада 2016 елдан бирле үткәрелә. Бу Башкортстанның киңкүләм спортны үстерүгә юнәлтелгән традицияләрне хөрмәт итүен күрсәтә. Бу еллар эчендә һәр кешенең физик культура белән шөгыльләнү мөмкинлеге булсын өчен күп эш башкарылды.

- Әлбәттә, моның өчен без барлык шартларны да булдырабыз. Безнең районнарда һәм шәһәрләрдә физкультура һәм һөнәри спорт белән шөгыльләнергә теләгән һәркем өчен 13 меңнән артык спорт объекты эшли. Без Мәскәүдән генә калышабыз, спорт корылмалары саны буенча икенче урында торабыз. Болар - стадионнар, ябык боз сарайлары, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, бассейннар, спорт мәйданчыклары, фитнес-үзәкләр. Аларның санын планлы рәвештә арттырабыз, - дип сөйләде Андрей Назаров.

Премьер билгеләп үткәнчә, соңгы ике елда республика һәр йорт янында кечкенә спорт мәйданчыгы булдырырга омтыла. Бу акрынлап тормышка ашырыла. «Башкортстан ихаталары» программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2022-23 елларда 120дән артык шундый объект төзелгән.

Шулай ук, узган елдан башлап, Башкортстанда физкультура-киңкүләм чаралар үткәрү өчен коммерцияле булмаган оешмаларга грантлар бирелә. Мондый форматта иң популяр спорт фестивальләре үткәрелә. Алар арасында "1000 велосипедчы көне” һәм дөньякүләм танылган “Уфа халыкара марафоны" бар. Быел гына да анда 7 меңнән артык кеше катнашты.

- Тырышлыкларыбызның һәм ярдәм чараларының нәтиҗә бирүен без бүген халыкның ГТО нормативларын тапшыруга керткән активлыгы аша күрәбез. Башкортстанда аларга 700 меңгә якын кеше кушылган. Минемчә, һәр дәүләт һәм муниципаль хезмәткәр, сүзнең тулы мәгънәсендә хезмәткә һәм оборонага әзер булыр, шулай ук үз гаиләсе һәм Ватаны файдасына максатларга ирешер өчен, сәламәт һәм көчле булыр өчен, әлеге нормативларны тапшырырга тиеш, - дип теләде Премьер-министр фестиваль лидерларын бүләкләр алдыннан.

2023 елда Башкортстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы фестивале җиңүчеләре булып Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Уфа хакимияте танылды. Икенче урында - республика Башлыгы Хакимияте һәм Краснокама районы муниципалитеты. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты һәм Гафури районы хакимияте пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр.

Фестиваль ябылу кысаларында Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаровка Бөтенрусия ГТО фестивалендә 2нче урынны алган Башкортстан призерлары командасыннан Кубок тапшырылды. Бүләк республика Хөкүмәте музеена җибәреләчәк.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас