

- Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы Русия Хөкүмәтенең сатуларсыз җир кишәрлекләре бирергә мөмкинлек бирә торган карарына бик оператив җавап бирде һәм төбәк дәрәҗәсендә импортны алмаштыруны тәэмин итү өчен кирәкле икътисади эшчәнлек төрләре исемлеген эшләде. Анда авыл хуҗалыгы, азык-төлек продуктлары, текстиль эшләнмәләр, буяулар, башка химик продуктлар, дару чаралары, электр җиһазлары, мебель һәм башка тармаклар бар. Бүген һәр юнәлеш буенча профильле ведомстволар белән актив эш алып барыла, - дип шәрехли Башкортстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская.
Импортны алыштыру процессларын тизләтүнең тагын бер коралы - Башкортстанның дәүләт милкендәге кишәрлекләрне бирү турында карар кабул итү тәртибе. Ул җирне сатуларсыз бирү процессын сизелерлек тизләтергә мөмкинлек бирә. Механизм Башкортстан Хөкүмәте карары белән 2023 елның маенда кабул ителде, һәм өлешчә аның белән әйләнешкә кертелгән җир кишәрлекләре үсеше бәйле. Документ Башкортстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында бастырылган.
Фото: рravitelstvorb.ru