Күптән түгел Япония Премьер-министры ил халкын үзләрендә тотылган балыкка өстенлек бирергә чакырып, шуның белән балыкчылык тармагындагы аянычлы хәлне тотрыклыландыра алачакларына ышаныч белдерде. Эш шунда, “Фукусима 1” АЭСындагы фаҗигадән соң, Япония балыгын алучы илләр саны кимеде һәм, шул сәбәпле, ил Хөкүмәте башлыгы эчке базарны үстерү исәбенә балыкчылык тармагына ярдәм итәргә уйлады. Бүген японнарның туклану кәрзинендә диңгез продукциясе нинди урын тотадыр — әйтүе кыен, әмма шунысы ачык: илнең балык бизнесы “төпкә утырды”. Әйткәндәй, рәсми чыганаклар мәгълүматларына караганда, Русиянең сәүдә базары япон балыкларыннан ышанычлы саклана. Берничә көн элек кенә Русия Япониядән балык импортлауны бөтенләй диярлек чикләде. Киресенчә, илебез бу илгә диңгез продуктларын (санкциягә бәйсез рәвештә) үзе экспортлый.
Нәкъ шушы көннәрдә Русия Президенты Владимир Путин да илдә балык куллануны гына түгел, ә тармак мөмкинлекләрен арттыру максатында диңгез продуктларын ташуга җәлеп ителгән тимер юл чыгымнарын 2023-26 елларда субсидияләү өчен Хөкүмәткә тиешле тәкъдимнәр әзерләргә күрсәтмә бирде. Ил башлыгы, әзерләнәчәк документта балык продукциясен кулланучыларга тәкъдим итүдәге чыгымнарны киметү, су биоресурсларын тирәнтен эшкәртү, порт һәм логистика инфраструктурасын үстерү мәсьәләләренә игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады.
Гомумән, илебездә балык продуктлары базары тотрыклы. Узган ел йомгаклары буенча, мәсәлән, үзебезне балык белән тәэмин итү дәрәҗәсе 153,3 процент тәшкил итте. Әлеге күрсәткеч илнең Азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итү доктринасында билгеләнгән дәрәҗәдән дә югарырак. Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдиме буенча илдә һәр кеше елына уртача 22 килограмм балык һәм балык продукты ашарга тиеш булса, узган ел ул 22,6 килограмм тәшкил иткән.
Ил Президенты Русиядә балыкчылык тармагын үстерү һәм халыкны диңгез продуктлары белән тәэмин итүне тагын да арттыру бурычын куйды Моңа ничек ирешеләчәк? Түбәндә сүз шул хакта.
Бер гасыр элек кенә дөньяда индустриаль балыкчылык тармагы белән шөгыльләнүче илләр юк дәрәҗәсендә иде. Диңгез-океаннар янәшәсендә гомер итүче халык-ларның гына туклану рационында балык продукциясе өстенлек алды. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы мәгълүматлары буенча, узган ел дөньяда су хайваннары һәм диңгездән алынган су үсемлекләре продукциясе җитештерү күләме рекордлы 220 миллион тоннага якынлашкан. Экспертлар фикеренчә, 2030 елга бу күрсәткеч 240 миллион тоннага җитәчәк.
Белешмә. Әфганстан, Эфиопия һәм Таҗикстанда яшәүчеләр елына уртача 1 килограмм чамасы балык һәм башка диңгез продукты куллана. Мальдив Республикасында бу күрсәткеч — 100, Исландиядә — 90, Тын океандагы кечкенә Кирибати дәүләтендә 75 килограмм тәшкил итә. Америкалылар елына уртача — 22,7, Европа илләрендә яшәүчеләр 21,1 килограмм балык ашаса, иң бай илләрнең берсе Швейцариядә ул 9 килограммнан артмый.
Югарыда телгә алынган халыкара оешма белешмәсенә караганда, 1960 елларда планета халкы елына (су үсемлекләрен исәпкә алмыйча) тереләй авырлыкта уртача 9,9 килограмм биоресурс белән тукланган булса, 2021 елда ул 20,4 килограммга җиткән. Фаразларга ярашлы, 2030 елга күрсәткеч 21,4 килограмм тәшкил итәчәк.
Балыкчылык тармагы — Русия икътисады өчен мөһим юнәлешләрнең берсе булырга тиеш. Русия Президенты илнең Авыл хуҗалыгы министрлыгы алдына шундый бурыч куйды. Халыкны, Япония Хөкүмәте башлыгы кебек, күбрәк балык ашарга мәҗбүр итеп булмый, әлбәттә, һәм илнең эчке базарын диңгез продуктлары белән тәэмин итү дәрәҗәсе югары булганда, андый максат билгеләү, ихтимал, дөрес тә түгелдер.
Бөтенрусия Балыкчылык сәнәгатьче-ләре ассоциациясе президенты Герман Зверев фикеренчә, русиялеләр кызыл балыкка, ягъни, туңдырылган сөмбаш һәм керкә (форель) балыгына өстенлек бирә башлаган. Соңгы елларда аларга бәяләрнең шактый күтәрелүе дә күзәтелә.
Әйткәндәй, Дәүләт программасында якын елларда Евросоюз сәүдә базарында аерым төр балык буенча Русия өлешен кимендә 25 процентка җиткерү бурычы куелган иде һәм, яңа карарга ярашлы, бүгенге сәяси-икътисади шартларда аны үтәү кичектереләчәк. Европа илләрендә генә түгел, АКШ, Канада кебек илләрдә дә Русиянең балык продукциясе экспортына ишекләр ябык. Бу илләрдән тыш, безнең экспорт эшчәнлеге Төньяк Америка һәм Азия дәүләтләрендә дә уңышлы бара иде. Димәк, санкция шартлары илебезнең эчке базарын тагын да тулыландырырга булышлык итәчәк. Ул чагында инде, билгеле, еллык куллану нормасының да 25 килограммнан артып китәчәгенә шик юк.
Шул ук вакытта, балыкчылык сәнәгатенең экспорттан югалткан кереме русиялеләр “кесәсе” исәбенә капланмасмы, дигән сорауга Президент Владимир Путин болай дип җавап бирде: “Ил халкын сыйфатлы балык продукциясе белән тәэмин итүне тагын да яхшыртырга, шул ук вакытта бәяләрнең үсүенә юл куймаска кирәк!”
Белешмә. Планетадагы 12 диңгез һәм 3 океан Русия территориясе белән кисешә. Болардан тыш, биоресурсларга бай меңнәрчә елга-күлләр бар. Соңгы унъеллыкларда Русиядә ел саен 5 миллион тонна су биоресурслары һәм 4 миллион тоннадан күбрәк балык тотыла. Статистика мәгълүматла-рына караганда, РСФСРда (хәзер Русия Федерациясе) һәр кешегә иң күп балык продукциясе куллану 1986 елга туры килгән һәм ул уртача 23,2 килограмм тәшкил иткән.
Беренче карашка, бәлки, халык елына фәлән килограмм балык ашарга тиеш, дигән бурыч тормаска да тиеш кебек. Гадәттә, сәүдә базарында продукциягә кытлык күзәтелгән хәлдә тәгаен продукцияне арттыру максаты билгеләнә. Ни сәбәпле балыкны азрак ашыйбыз соң, дигән сорау куйганда балыкчыларны да, аларны сатучыны да, хәтта җаваплы чиновникларны да гаепләп булмый. Кызганычка каршы, элек-электән илдә балык ашау мәдәнияте түбән булды. Атнасына ике көн балык ризыклары хәзерләүче хуҗабикәләр күп түгелдер, шәт. Нинди хайванныкы булуга карамастан, иткә өстенлек бирәбез кебек.
Проблема “ашау мәдәниятендә” генә микән, дигән сорау да туа. Эзләнә торгач, шундый мәгълүматка тап булдым. Кытай Республикасында, мәсәлән, 1961 елда һәр кеше елына уртача 4,2 килограмм диңгез продукты кулланган булса, 2019 елга күрсәткеч 40,1 килограммга җиткән. Димәк, эш теге яки бу илнең туклану традицияләре, милли ризыклар өстенлеге белән генә бәйле түгел.
Сер түгел, балыкның аерым төрләре бик кыйммәт һәм аны һәркем сатып алалмый. Бәлки, илебездә балык куллануны арттыруга булышлык итүче чаралар да кирәктер? Бу турыда Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән үткәргән киңәшмәдә дә үз фикерен белдерде.
“Кешеләргә балыкны күбрәк ашатуны стимуллаштыручы чаралар да эшләргә кирәк. Кеше сәламәтлеге өчен дөрес туклану мөһим, шул исәптән диңгез продуктлары белән дә”, — диде ил башлыгы.
Беренче чиратта, әлбәттә, кече яшьтәге балалар һәм өлкәннәр күз уңында тотылырга тиеш. Ихтимал, якын киләчәктә совет чорындагы кебек, мәктәп ашханәләрендә туклану рационында балык ризыклары артыр. Өлкән яшьтәгеләр өчен дә максатлы чаралар кулланырга була.
Белешмә. Рәсми чыганаклар мәгълүматларына караганда, илдә 4-16 яшьтәге 17 миллионнан күбрәк кеше яши. Шулай ук, 47 меңнән артык балалар бакчасы һәм 41 мең мәктәп бар. Ил халкының 14 миллионы — 70 яшьтән өлкәнрәк.
Башкортстанда да бу юнәлештәге хәлләр мактанырлык түгел. Аңа диңгез янәшәсендә яшәмәвебез дә сәбәпче түгел. Безнең халык элек-электән үк аучылык, балыкчылык белән кәсеп итеп гомер кичерсә дә, балыкны күп ашыйбыз, дип әйтеп булмый.
Башкортстан илнең өч куәтле елгасы — Идел, Урал һәм Обь елгалары бассейнында урнашкан. Республика җирендә гомум озынлыгы 57 мең километрга җиткән 13 мең елга бар, ике меңнән күбрәк күл исәпләнә. Агыйдел, Дим, Ык, Караидел елгалары кебек мул сулы елгалар да Башкортстан табигатенә ямь бирә. Ә буаларның исәбе дә төгәл генә билгесез. Алар барысы да балыклы.
Без нинди балыкка өстенлек бирәбез? — дигән сорау куйганда, әлбәттә, күпләребез һич тә: “Урындагы балыкка”, — дип җавап бирмәс. Сәүдәдә балык аз түгел. Әмма урында тотылганы түгел. Үзебезнең сулыкларда тотылганын качып-посып, дигәндәй, урам сәүдәгәрләре генә саткалый.
Бездәге балыкчыларны Башкортстан Республикасының Балыкчылык хуҗалыклары ширкәте берләштерә.
— Ширкәт әлеге юнәлештә эшләүче 12 хуҗалыкны берләштерә. Республиканың төче сулыкларында җитештерелгән тулай балык күләменең 90 проценты — алар өлеше. Бу елына 1,5 мең тонна балык дигән сүз. Кызганычка каршы, республикада еллык уртача балык куллану күләме илдәге күрсәткечтән шактый түбән. Сәүдә базарында сорау булган хәлдә Башкортстан сулыкларының мөмкинлеге балык куллануны тагын да 2 тапкыр арттырырга җитә. Проблема шунда: күл-буалар төрле дәрәҗәдәге милек формасына карый, яисә алар бөтенләй хуҗасыз. Сулыкларны арендаторларга тапшыру да кайбер проблемалар тудыра. Минемчә, балыкчылык тармагын үстерүгә фермерларны күбрәк җәлеп итәргә һәм дәүләтнең дәртләндерү чараларын нәтиҗәлерәк оештырырга кирәк, — диде журналистлар белән очрашуда ширкәт рәисе Равил Йосыпов.
Илдә балыкчылык тармагындагы мәсьәләләрне җайга салу белән бәйле чаралар моңа кадәр дә ел саен кабул ителә иде. Ә быелгысының үзенчәлеге шунда: диңгез балыклары экспорты кимү эчке базарны тулыландыруга уңай йогынты ясаячак. Чиновникларның балалар һәм өлкән яшьтәгеләр турындагы хәстәрлеге дә яхшы хәбәр. Аларның нәтиҗәле тормышка ашырылачагына ышаныйк!
Олег ТӨХВӘТУЛЛИН.