+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 октябрь 2023, 13:25

Радий Хәбиров Казахстанның Русиядәге Илчесе Даурен Абаев белән очрашты

24 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Казахстанның Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Даурен Абаев белән очрашты. Ул Уфага Казахстан Республикасының Почетлы консуллыгы офисын ачу тантанасында катнашу өчен килде.

Радий  Хәбиров Казахстанның Русиядәге Илчесе Даурен Абаев белән очраштыРадий  Хәбиров Казахстанның Русиядәге Илчесе Даурен Абаев белән очрашты
Радий Хәбиров Казахстанның Русиядәге Илчесе Даурен Абаев белән очрашты

Очрашуда икътисадның һәм социаль өлкәнең төрле тармакларында уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алыштылар.

- Казахстан белән хезмәттәшлекнең әһәмияте бик зур. Безнең тарихи һәм этник тамырлар уртак. Соңгы елларда без үзара мөнәсәбәтләребезне үстерүгә яңа этәргеч бирдек, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Башкортстан делегациясенең Астанага рәсми сәфәре вакытында 2021 елда без хезмәттәшлекне үстерү өчен күп кенә идеяләр куйдык, алар уңышлы тормышка ашырыла. Уфа - Астананың даими авиарейслары оештырдылар, Башкортстанның Казахстандагы вәкиллеген ачылды. Безнең кайбер предприятиеләр Казахстан бизнесы белән хезмәттәшлек итә. Шулай ук туристлык алмашу өчен яхшы потенциал бар, шул исәптән "Башкортстанда озын гомер" программасы кысаларында. Анда безнең ветераннар туган республикабызга һәм дустанә дәүләтләргә йөриләр. Беларусь һәм Абхазия белән мондый тәҗрибә бар инде. Казахстанда шулай ук халкыбызга кызык булган истәлекле урыннар күп.

Төбәк башлыгы билгеләп үткәнчә, ирешелгән килешүләр "юл картасында" чагылыш тапкан, аны Башкортстан рәсми делегациясенең Казахстанга сәфәре нәтиҗәләре буенча формалаштырганнар. Ул 50дән артык пунктны үз эченә ала.

- Бу документны гамәлгә ашыруны ике яклы эш төркеме форматында алып барабыз, - дип өстәде Радий Хәбиров.

Моннан тыш, 2023 елның ноябрендә Башкортстан делегациясе Костанайда узачак Казахстан һәм Русиянең төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашачак. Казахстанның Русиядәге Илчесе Башкортстан Башлыгына ярдәмнәре һәм хезмәттәшлекне үстерүгә омтылышлары өчен рәхмәт белдерде.

- Мин республикада булуыма бик шат. Башкортстан һәрвакыт Русиянең иң көчле төбәкләреннән берсе һәм Казахстанның ышанычлы партнеры буларак игътибар үзәгендә булды, - диде Даурен Абаев. - Бүген нәкъ менә төбәкара хезмәттәшлек Русия - Казахстан мөнәсәбәтләре үсешендә төп әһәмияткә ия. Без бергәләп төрле тармакларда, шул исәптән фармацевтика, машина төзелеше, тау-металлургия өлкәләрендә хезмәттәшлек потенциалын тормышка ашыра алырбыз дип ышанам.

Очрашуда катнашучылар кайбер эшкуарлык башлангычларының актуальлеген, шулай ук киләчәктә товар әйләнешен, мәдәни алмашуны һәм һөнәри белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында билгеләп үттеләр.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас