

- Республикада төзелеш эшчәнлеген уңайлы башлап җибәрү һәм алып бару өчен ике санлы ярдәмче бар - бу "Стройпортал" һәм «Санлы милек һәм төзелеш» суперсервисы. Соңгысыннан файдалануга күнеккән кешеләр өчен әйтим, онлайн-калькулятор су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыруга килешү төзү этапларын мантыйкка ярашлы рәвештә тулыландыра. Суперсервисның беренче тәкъдимнәреннән соң "гариза биргәнче нәрсә эшләргә кирәк", тоташтыру бәясен һәм челтәрләргә планлаштырылган йөкләнешне исәпләргә тәкъдим ителә, һәм аннары инде ресурс оешмасы белән килешү төзүгә гариза формалаштырыла, - диде республика дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.
Аның ярдәмендә бина тибы, су кулланучыларың саны һәм коммуналь хезмәтләр куллану сроклары турындагы мәгълүматлардан чыгып, тәүлеккә һәм бер елга гомум су куллануны санарга мөмкин. Бу торак йорт, хастаханә, мәктәп, кафе һәм башкалар булырга мөмкин.
- Калькулятор кулланучыларга тоташтырыла торган объектлар өчен кирәкле куәтне алдан исәпләргә мөмкинлек бирәчәк, бу инвесторга ресурслар белән тәэмин итүче оешма белән килешү төзү өчен техник шартлар бирүне җиңеләйтәчәк, - дип билгеләп үтә торак-коммуналь хезмәтләр министры урынбасары Юрий Палтусов.