+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 октябрь 2023, 04:15

Ялларда һава торышы нинди булачак?

Кояш чыгармы икән...

Ялларда һава торышы нинди булачак?Ялларда һава торышы нинди булачак?
Ялларда һава торышы нинди булачак?

28 октябрьдә Уфада һәм республикада болытлы һава торышы көтелә. Көндезге сәгатьләрдә кар явуы ихтимал. Җил көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш юнәлештә булачак, ә аның тизлеге - секундына 45 метр.

Синоптиклар иртәнге сәгатьләрендә һава температурасы минус 2дән 0 градуска кадәр, көндез плюс 1 градус, кичен 0 градус тирәсе булачак дип вәгъдә итә. Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә термометр баганасы плюс 1 градус билгесендә туктаячак, һәм яңгыр явачак дип көтелә.

Иртәгә синоптиклар болытлы көн вәгъдә итә, яңгыр явуы ихтимал. Һава температурасы 3,5 градус җылы булачак.

Синоптиклар кояш чыгуын юрамый, бар өмет - күңел кояшына. Ялларыгыз якты булсын, дуслар!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас