

- 2024-26 елларга бюджет проекты билгеле бер өстенлекләргә карата дәвамлылыкны саклый, агымдагы икътисади вәзгыятьне һәм беренче чираттагы бурычларны гамәлгә ашыру кирәклеген исәпкә алып төзәтелде, - дип билгеләде Башкортстан Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова.
Республика бюджеты керемнәренең гомум күләме киләсе елда 289 млрд. сум тәшкил итәчәк, 2025 елда - 285,8 млрд. сум, 2026 елда - 288,2 млрд. сум. Киләсе елда чыгымнар 299 млрд. сум күләмендә планлаштырыла. 2025 һәм 2026 елларга - 285,8 млрд. сум һәм 288,2 млрд. сум. Башкортстан бюджеты дефициты киләсе елда 10 млрд. сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. 2025 һәм 2026 елларга дефицитсыз бюджет планлаштырыла.
Фото: pravitelstvorb.ru