+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 Ноября 2023, 13:35

"Тагын күп нәрсә эшлисе бар әле"

Башкортстан Республикасында төзелеш өлкәсендә дәүләт заказчысы проектлары белән идарә итүнең мәгълүмати системасын (ИСУП) гамәлгә кертү тормышка ашырыла башлады.

"Тагын күп нәрсә эшлисе бар әле""Тагын күп нәрсә эшлисе бар әле"
"Тагын күп нәрсә эшлисе бар әле"

Төбәктә республика Төзелеш һәм архитектура министрлыгы кураторлыгы нигезендә алып барыла торган ИСУПны кертү турында Премьер-министр урынбасары Алан Марзаев, төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Владислав Сидоркин, шулай ук Республика капиталь төзелеш идарәсе башлыгы Инна Икьсанова һәм Республика шәһәр төзелеше үзәге директоры урынбасары Наил Гыйрфанов катнашлыгында киңәшмә барышында фикер алыштылар.

- ИСУП буенча чараларны гамәлгә ашыруда зур эш башкарылды, тагын күп нәрсә эшлисе бар әле. Оештыруда бүген дәүләт һәм муниципаль заказчылары белән эш алып барыла, һәр кулланучыга зур роль бирелә, булган капиталь төзелеш объектлары кирәкле мәгълүмат белән тулылана, - дип билгеләде Алан Марзаев.

Киңәшмә барышында катнашучылар заказчы модуленә керү мөмкинлеген тәэмин итү өчен яңа роль моделен җайга салу нечкәлекләре турында фикер алышты. Хәзер заказ бирүченең документларга имза кую хокукы булган вәкилләре объект буенча мәгълүматны карап кына калмыйча, беренчел тутыру белән дә шөгыльләнә ала, электрон документ әйләнеше модуленә дә керергә мөмкин.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас