“Башгидрометүзәк”тә һава температурасының абсолют максимумы турында хәбәр итәләр. Мәсәлән, агымдагы елның 2 ноябрендә көндез Уфа-Дим аэрологик станциясе бу көнгә һава температурасының абсолют максимумын теркәгән, ул +12,9 градус тәшкил иткән . Элекке рекорд 1961 елда булган, ул вакытта һава температурасы 2 ноябрь көнне көндез +10,8 градуска кадәр күтәрелгән булган.
Гомумән, республика буенча һава температурасы кичә көндез +10, +15 градуска җиткән.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, ял һәм бәйрәм көннәрендә һава шартлары уңай булыр дип көтелә. 4 ноябрьдә урыны белән бераз яңгыр ява, калган көннәрдә явым-төшем көтелми. Температура фоны ул кадәр үк югары булмаячак. Көндез өстенлек итүче температура +3, +8 градус, Халыклар бердәмлеге көнендә бераз салкынрак — көндез +1, +6 градус күрсәтәчәк.
Зөлфия Фәтхетдинова фотосы.