Диктант 3-8 ноябрьдә уза һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланган. Аны көндезге форматта яки онлайнда язарга мөмкин.
Башкортстанда акциягә старт бүген бирелде: «Башкортостан» ДКЗ мәйданчыгында тест сорауларына җәмәгать һәм милли-мәдәни оешмалар, хакимият органнары, сәнгать эшлеклеләре җавап бирде.
Катнашучылар 30 сорауга җавап бирде, шуларның 20се - бөтен ил өчен уртак, ә 10сы - һәр төбәк өчен уникаль. Биремнәрне үтәүгә 45 минут вакыт бирелде.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Башкортстанда 498 мең кеше үз белемнәрен тикшерде.
Фото: resbash.ru