+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 ноябрь 2023, 11:00

Уфа вузара кампусы лабораториясе парник газларын контрольдә тотачак

Уфа вузара кампусының климат лабораториясе һәм УДНТУның углерод эзен мониторинглау лабораториясе республикада парник газлары чыгарылуын заманча контрольдә тоту системасын булдыру һәм экосистемаларның йотылу сәләтен бәяләү өстендә эшли.

Уфа вузара кампусы лабораториясе парник газларын контрольдә тотачакУфа вузара кампусы лабораториясе парник газларын контрольдә тотачак
Уфа вузара кампусы лабораториясе парник газларын контрольдә тотачак
Лаборатория белгечләре ачыклаганча, Башкортстанда һаваның уртача еллык температурасы ун ел эчендә 0,34°С тизлек белән үсә. Әгәр 1961-90 елларда уртача еллык температураның климат нормасы 2,4°С булса, 1991-2020 елларда ул 3,5°С күрсәткеченә җитте.

УДНТУның климат һәм углерод эзе мониторингы лабораториясе климат үзгәрешләрен комплекслы тикшерү белән шөгыльләнә. Үлчәүләрнең төгәллеген һәм дөреслеген Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының «Приоритет 2030» һәм «Башкортстан Республикасы территориясендә «Евразия карбон полигоны» булдыру һәм эшләтү» программаларының финанс ярдәме белән, шулай ук әйдәп баручы галимнәр җитәкчелегендә үткәрелә торган фәнни тикшеренүләргә ярдәм итү өчен Башкортстан Республикасы Гранты ярдәмендә барлыкка килгән югары технологияле җиһазлар тәэмин итә.

Мәсәлән, геобәйләнгән зур массивларны эшкәртү өчен югары җитештерүчән сервер файдалануга тапшырылды, анда «Экосистемалар декарбонлаштыру» геомәгълүмат системасы (ГИС) җәелдерелгән.

- Безнең ГИСта кыр һәм лаборатория тикшеренүләре барышында алынган база һәм махсуслаштырылган пространство һәм атрибутив мәгълүматлар урнаштырыла. Ел ахырына кадәр һәркем файдалана алырлык киңлек мәгълүматларын онлайн-карау өчен шәхси кабинетлы web-интерфейс эшенә кертү планлаштырыла. Лабораториядә булган җиһазлар белгечләребезгә климатның глобаль үзгәрүендә локаль күренешләрне өйрәнүнең иң яңа ысулларын кулланырга, аларны республика экосистемаларында эшкәртергә һәм аларны зур территорияләргә таратырга мөмкинлек бирә, - дип сөйләде климат һәм углерод эзе мониторингы лабораториясе җитәкчесе Лариса Белан.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас