

Бүген һава кояшлы һәм чагыштырмача җылы булды, бу бәйрәм кәефен дә арттырды. Патриотик музыкага катнашучылар Русия флагы һәм "Безнең көч бердәмлектә" язуы рәвешендә тезелде. Катнашучылар ак, зәңгәр һәм кызыл карточкалар ярдәмендә флагны сурәтләделәр. Флаг сурәтен төзү өчен һәрберсендә 40шәр кеше 27 рәт төзергә туры килгән. Русия һәм Башкортстан гимннарын башкарганнан соң мәйданда бәйрәм концерты узды.
Флешмобта катнашучыларны республика Башлыгының патриотик тәрбия мәсьәләләре буенча киңәшчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Уфа фән һәм технологияләр университетының тәрбия эше һәм яшьләр сәясәте буенча проректоры Валентин Солодовник тәбрикләде:
- Республика Башлыгы исеменнән, шәхсән үз исемемнән, шулай ук Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларыннан сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котларга телим. Без чыннан да бай тарихлы гүзәл республикада яшибез. Без гүзәл Русиядә яшибез! Сезне бу бөек бәйрәм белән котлыйсы һәм сәламәтлек, баш өстендә тыныч күк йөзе телим. Бәйрәм белән сезне, кадерле якташлар! – диде ул.
Фото: Сергей Чудаков.