+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 ноябрь 2023, 16:44

9 яшьлек бала машина астында калган

Аның хәле ничек?

9 яшьлек бала машина астында калган9 яшьлек бала машина астында калган
9 яшьлек бала машина астында калган

Кичә Уфада бала катнашлыгында юл-транспорт фаҗигасе булган. Авариянең нечкәлекләрен шәһәр дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

Королев урамындагы 4нче йорт каршында 42 яшьлек водитель «Шевроле Лачетти» машинасында Жуков урамына таба барганда җәяүлеләр кичүе буенча юлны аркылы чыгып баручы баланы бәрдергән.

Нәтиҗәдә, төрле җәрәхәтләр алган 9 яшьлек бала дәваханәгә озатылган.

Әлеге вакытта авария факты буенча тикшерү бара.

Фото: ЮХХДИ матбугат хезмәте.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас