

Бу уңайдан зур бәйрәм программасы һәм юбилей концерты 8 ноябрьдә Уфада узачак.
Бу кичтә “Башкортостан” дәүләт концертлар залы сәхнәсенә Венер Камалов, Айдар Галимов, Рәсүл Карабулатов, Фәдис Ганиев, Гөлсем Бикбулатова, Лилия Биктимерова, Заһир Исәнчурин, Уфаның Шәһәр мәдәният сарае солистлары һәм Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры артистлары чыгачак. "Яшьләр"нең барлык дусларына да алар үзләренең иң яхшы чыгышларын бүләк итәчәк.
Концерт башланыр алдыннан фойеда республиканың яшьләр гәзитләре тарихына багышланган күргәзмәләр эшләячәк. Шунда ук 18.00 сәгатьтән Башкортстан матбугаты чараларына язылырга мөмкин булачак.
Гәзитләрнең барлык авторларын, укучыларын һәм дусларын 8 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә көтәләр. Керү бушлай.
Фото: mgazeta.com