Синоптиклар фаразлавынча, бүген, 9 ноябрьдә, болытлы һава торышы көтелә. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Көндез һава температурасы +2, +7 градус тәшкил итәчәк. Автомобиль юлларының аерым участокларында иртән 500 метр һәм аннан да азрак күрү мөмкинлеге булган томан фаразланган иде.
Иртәгә, 10 ноябрьдә, төнлә урыны белән бераз яңгыр, кабер районнарда көчле яңгыр явуы көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Аерым районнарда көчле җил исүе ихтимал. Термометр баганалары төнлә -2, +3, көндез +1, +6 градус күрсәтәчәк.
Шимбә, 11 ноябрьдә, төнлә яңгыр, урыны белән кар явуы көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә -1, +4, көндез +1, +6 градус тәшкил итәчәк.
Фото: "Башинформ" агентлыгы