+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 ноябрь 2023, 07:44

Мәктәп янында баланы бәрдергәннәр...

Ул исәнме?

Мәктәп янында баланы бәрдергәннәр...Мәктәп янында баланы бәрдергәннәр...
Мәктәп янында баланы бәрдергәннәр...

9 ноябрь кичендә Стәрлетамак шәһәрендә юл-транспорт һәлакәтендә мәктәп укучысы зыян күргән. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә белдерделәр.

Авария 33нче мәктәп янында булган. Һәлакәт урынына юл полициясе һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре җибәрелгән.

Балигъ булмаган баланы медицина учреждениесенә алып киткәннәр. Ул төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, бала өенә кайтарып җибәрелгән.

Фото: ЮХХДИ матбугат хезмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас