

Бүген төнлә Уфа районының Михайловка авылында Ленин урамындагы күпфатирлы йортта янгын чыккан.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, утны сүндерүгә 16 хезмәткәр һәм 5 техника җәлеп ителгән. 35 минут эчендә янгын локальләштерелгән. Кызганычка каршы, янгын вакытында ике һәлак булучы табылган, биш кеше мөстәкыйль эвакуацияләнгән.
Арытаба ачыклануынча, 10 квадрат метр мәйданлы фатир янган.
Әлеге вакытта янгын сәбәпләре билгеләнә.
Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.