Халыкара Урта Азия тикшеренүләр институты бөтен дөньядан галимнәр арасында хезмәттәшлекне тәэмин итә һәм мәдәни мирас мәсьәләләрендә махсуслашкан эре университетлардан һәм тикшеренү үзәкләреннән ассоциацияләнгән әгъзалар челтәренә ия. Утырыш эшендә Азәрбәйҗан, Иран, Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Пакистан, Таҗикстан, Төркия һәм Үзбәкстан вәкилләре катнашты.
Халыкара Урта Азия тикшеренүләр институты, Башкортстан Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе һәм ЮНЕСКО эшләре буенча республика комитеты арасында мәдәни мирасны саклау өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
- Безнең илләрнең мәдәни мирасны саклау өлкәсендәге хезмәттәшлеге тәҗрибә, белем һәм ресурслар алмашу, мәдәни байлыклардан файдалануны тәэмин итү һәм киләчәк буыннар өчен аларны озак вакытка саклап калу өчен мөһим. Ул шулай ук уртаклык һәм тиңдәшлек хисен ныгытырга, икътисадларны үстерергә һәм туристларны җәлеп итәргә ярдәм итә, - дип билгеләде республика Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе башлыгы вазыйфасын башкаручы Салават Колбахтин.
Фото: pravitelstvorb.ru