+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 ноябрь 2023, 11:00

Юлда янә фаҗига...

Коточкыч авария Мәчетле районында булган.

Юлда янә фаҗига...Юлда янә фаҗига...
Юлда янә фаҗига...
Мәчетле районында полиция хезмәткәрләре кеше һәлак булган юл-транспорт фаҗигасенең сәбәпләрен тикшерә.

Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, авария кичә Олы Ыктамак авылында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, кичке алтылар тирәсендә 70 яшьлек водитель «Опель Астра» машинасы руле артында ике урам киселешендә каршы як полосадан килүче «Тойота Камри» машинасына юл бирмәгән һәм алар бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә ике водитель һәм «Тойота» машинасының 37 яшьлек пассажиры төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган. Кызганычка каршы, берникадәр вакыттан соң «Опель Астра» шоферы үлгән.

Бу факт буенча тикшерү башланган. Вакыйганың сәбәпләрен һәм хәл-шартларын ачыклау өчен берничә экспертиза билгеләнгән.

Фото: ЮХХДИ матбугат хезмәте.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас