+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 ноябрь 2023, 16:27

Марат Хөснуллин «Русия транспорты»нда Башкортстан стендын карады

Бүген Мәскәүдә «Русия транспорты» XVII халыкара форумы кысаларында Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Башкортстанның күргәзмә стендында булды.

Марат Хөснуллин «Русия транспорты»нда Башкортстан стендын карадыМарат Хөснуллин «Русия транспорты»нда Башкортстан стендын карады
Марат Хөснуллин «Русия транспорты»нда Башкортстан стендын карады

Республика Башлыгы Радий Хәбиров вице-премьерга төбәкнең төп инфраструктура проектлары, шулай ук аларны гамәлгә ашыру сроклары турында сөйләде. Транспорт объектларында эшләрне вакытында финанслау һәм Башкортстанның федераль үзәк белән хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар.

- Иң мөһим проект - Уфадан Көнчыгыш чыгу юлларын төзү, - диде Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә. - Объектны тәмамлау өчен 2,5 миллиард сум кирәк. Без финанслауны тизләтүне сорадык. Марат Шакирҗанович безнең үтенечне хуплады. Хәзер бу участокта асфальт салдык, юл билгеләре ясыйбыз. Эшләрне 2024 елның гыйнвар-февралендә төгәлләргә планлаштырабыз.

Төбәк җитәкчесе ил Хөкүмәте вице-премьерына Башкортстанның транспорт инфраструктурасын үстерүнең башка мөһим проектлары турында да сөйләде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас