+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 ноябрь 2023, 16:26

Төбәк делегациясе «Русия транспорты» форумында катнаша

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәүдә узучы «Русия транспорты» XVII Халыкара форумында республиканың рәсми делегациясен җитәкләде.

Төбәк делегациясе «Русия транспорты» форумында катнашаТөбәк делегациясе «Русия транспорты» форумында катнаша
Төбәк делегациясе «Русия транспорты» форумында катнаша

Ел саен үткәрелүче тармак чарасында федераль һәм төбәк хакимияте органнары җитәкчеләре, транспорт өлкәсендә экспертлар һәм бизнес вәкилләре катнаша.

Башкортстан делегациясенең эшлекле программасы транспорт инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча берничә эшлекле очрашуны һәм «Русия-2035: транспортның яңа икътисадына» пленар дискуссиясендә катнашуны үз эченә ала.

Форум кысаларында традицион рәвештә «Русия транспорты» күргәзмәсе дә эшли, аның мәйданчыгында Башкортстан стенды тәкъдим ителгән. Республика экспозициясенә эре инфраструктура проектлары һәм башлангычлары презентацияләре керә. Алар арасында Сибай – Подольск - Новорудная тимер юл тармагы төзелеше дә бар.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас