+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 ноябрь 2023, 10:04

15 яшьлек кызны бәрдергән...

Кызның хәле ничек?

15 яшьлек кызны бәрдергән...15 яшьлек кызны бәрдергән...
15 яшьлек кызны бәрдергән...
Уфада «Шевроле Лачетти» машинасы шоферы балигъ булмаган студент кызны бәрдергән. Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

15 ноябрь иртәсендә «Шевроле Лачетти» машинасы беләy идарә иткән 39 яшьлек шофер Минһажев урамы ягыннан ишегалдында артка хәрәкәт итеп, 15 яшьлек студент кызны бәрдергән.

Аяк җәрәхәте алган үсмер дәваханәгә мөрәҗәгать иткән. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң өенә кайтарып җибәрелгән. Авария факты буенча тикшерү башланган.

Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас