+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 ноябрь 2023, 10:45

Башкортстанда "Бердәм Русия" төп юнәлешләргә чыгымнарны бюджетта тәэмин итте

Русиядә һәм Башкортстанда 2024 елга һәм 2025-26 елларның план чорына бюджет кабул итү бара. Шул ук вакытта "Бердәм Русия" дә билгеләп үткәнчә, партия илнең төп финанс документында социаль сәясәтнең һәм икътисадның төп юнәлешләренә чыгымнарны тәэмин итте – Русия бюджеты, нигездә, кабул ителде, дип яза resbash.ru сайты.

Башкортстанда "Бердәм Русия" төп юнәлешләргә чыгымнарны бюджетта тәэмин иттеБашкортстанда "Бердәм Русия" төп юнәлешләргә чыгымнарны бюджетта тәэмин итте
Башкортстанда "Бердәм Русия" төп юнәлешләргә чыгымнарны бюджетта тәэмин итте

Дәүләт финанславы Президент йөкләмәләрен һәм партиянең халык программасы нигезләмәләрен тормышка ашыруга юнәлтеләчәк. Русия бюджетында чыгымнарны арттыру барлык өстенлекле өлкәләргә дә каралган. Социаль сәясәткә генә дә алар 2 триллион сумга үсәчәк. Оборона, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм торак-коммуналь хуҗалык, авылны үстерү, мәдәнияткә ярдәм күрсәтү кебек мөһим үсеш күздә тотыла.

Өстәмә акчалар социаль ярдәмгә җибәреләчәк. Ана капиталын түләү киләсе елда 1,3 миллион гаиләгә кагылачак, 7 миллион укучы кайнар ризык алачак. Сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә түләүләр 900 мең мәктәп укытучысы һәм 100 мең көллият педагогы өчен каралган. Социаль контракт механизмы белән миллионга якын кеше файдалана алачак. МРОТ 2024 елда 18,5 процентка индексацияләнә - бу 5 миллионга якын кешенең хезмәт хаклары үсешен һәм тулаем алганда бюджет өлкәсендә хезмәт хаклары үсешен тәэмин итәчәк.

«2024 елга һәм 2025-26 елларның план чорына Башкортстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты социаль юнәлешле. Керемнәрнең барлык чыганакларын исәпкә алып, 2024 елга Башкортстан бюджетының керем өлеше 289 млрд. сум күләмендә фаразлана, 2025 елда - 285,8 млрд. сум, 2026 елда - 288,2 млрд. сум. Дәүләт җыелышының Бюджет, салым, инвестиция сәясәте һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Рузалия Хисмәтуллина билгеләп үткәнчә, һичшиксез, өстенлекле чыгымнар – социаль өлкә һәм гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру.

Безнең республика федераль программаларда, гомумдәүләт проектларда актив катнаша, төбәк инициативаларын да гамәлгә ашыра. Бүгенге көндә финанс документы барлык профиль комитетлары тарафыннан каралды, алар бертавыштан бюджетның төп параметрларын хуплады һәм беренче укылышта карауга тәкъдим ителде.

Финанс министрлыгы мәгълүматлары буенча, кеше капиталы, уңайлы мохит һәм икътисади үсеш белән бәйле гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруга якындагы өч ел дәвамында 60,5 млрд. сум юнәлтү планлаштырыла. 2024 елда мәгарифкә 78,2 млрд. сум юнәлтү планлаштырыла, барлык финанслау чыганаклары исәбенә сәламәтлек саклауга чыгымнар 113,9 млрд. сум тәшкил итәчәк, мәдәнияткә 10,6 млрд. сум бүлеп биреләчәк. Юл фонды 2024 елда 29,9 млрд. сум күләмендә акча алачак, ТКХ системасы - 26,1 млрд. сум, ә авыл хуҗалыгы - 7,9 млрд. сум.

Фото: «Бердәм Русия»нең төбәк бүлекчәсе матбугат хезмәте.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас