+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 ноябрь 2023, 06:05

Радий Хәбиров белән “Туры линия”: Башкортстан Башлыгына ничек сорау бирергә?

29 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның “Туры линия”се була. Бүгеннән башлап туры линия башланганчы республика халкы үзләрен борчыган сорауларны социаль челтәрләрдә төбәк җитәкчесенә бирә алачак. Видеосорауларны төбәк җитәкчесенең рәсми сайтына 28 ноябрьнең 19.00 сәгатенә кадәр кертергә мөмкин, социаль челтәрләрдә сораулар туры линия башланганчы һәм хәтта туры эфир барышында да кабул ителәчәк.

Радий Хәбиров белән “Туры линия”: Башкортстан Башлыгына ничек сорау бирергә?Радий Хәбиров белән “Туры линия”: Башкортстан Башлыгына ничек сорау бирергә?
Радий Хәбиров белән “Туры линия”: Башкортстан Башлыгына ничек сорау бирергә?
"Башинформ" мәгълүмат агентлыгы республика Башлыгына ничек сорау бирергә мөмкин булуын искә төшерә.

Ничек сорау бирергә?

Радий Хәбировның "Туры линия”сенә ике ысул белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

- социаль челтәрләр аша, "ВКонтакте" һәм "Одноклассники"дагы Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге постлары астында шәрехләр язып;

- төбәк җитәкчесенең рәсми сайты аша. Моның өчен видеосорауны махсус бүлектә йөкләргә кирәк.

Видеосорауны ничек рәсмиләштерергә?

Әгәр социаль челтәр аша сораулар өчен бернинди таләпләр дә юк икән, видеосорау җибәрү өчен түбәндәгеләр кирәк:

- "Дәүләт хезмәтләре" сайтында авторизацияләнергә, хисап язмасын актуальләштерергә;

- Башкортстан Башлыгының сайтына керергә, сайтның төп битен аска төшерергә, "Дәүләт хезмәте. Бергә хәл итәбез" битен табарга;

- "Дәүләт хезмәте. Бергә хәл итәбез"дә «Проблема турында хәбәр итәргә» пунктын сайларга;

- ачык форма аша видеоны йөкләргә;

- кирәкле бүлекне сайларга, кирәкле барлык графаларны тутырырга;

- видеосорауны йөкләргә.

Видеога нинди таләпләр куела?

Видеога таләпләр:

мобиль кушымта ярдәмендә җибәргәндә - бер минуттан да артык түгел, файлны компьютер ярдәмендә җибәргәндә - 10 мегабайттан да артык түгел;

- сөйләүченең йөзе аермачык күренсен өчен видеоязманы якты бүлмәдә төшерергә кирәк;

- фонда яктылык чыганагы булмасын (яктылыкка каршы төшмәскә);

-камераны горизонталь хәлдә тотарга;

- телефон камерасы селкенергә тиеш түгел;

- урамда төшергәндә тавышның аермачык ишетелүен тәэмин итәргә кирәк;

- сорауны фамилияңне, исемеңне һәм атаңның исемен, авылны яисә шәһәрне, шулай ук районны әйтеп бирергә кирәк;

ахырда бу сорауның Радий Хәбиров белән туры линиягә икәнен әйтегез.

Үз сорауларыңны ничек дөрес җибәрү турында видеоинструкциядән белергә мөмкин.

"Туры линия”не кайчан һәм кайда карарга мөмкин?

Төбәк җитәкчесе халыктан юлланган сорауларга 29 ноябрьдә БСТ телеканалының туры эфирында, "Россия 24", "Башкортостан 24", "Вся Уфа", "Сәләм", "Юлдаш" һәм "Русия радиосы" радиостанцияләрендә, Башкортстан Башлыгының "ВКонтакте" һәм "Одноклассники"дагы социаль битләрендә, шулай ук ЦУРда җавап бирәчәк. Туры линия 19.00 сәгатьтә башлана.

“Туры линия”гә ничә сорау килә һәм республика Башлыгы аларга җавап биреп өлгерәме?

Әйтергә кирәк, алдагы "Туры линия" - Радий Хәбиров төбәк Башлыгы вазыйфасына керешкәннән соң бишенчесе. Узган елда ул 27 октябрьдә булды һәм дүрт сәгатькә якын дәвам итте. Ул вакытта трансляцияне 135 606 кеше карады. Эфир вакытында республика халкыннан ике меңнән артык хәбәр килгән, барлыгы туры линия анонсыннан соң 3 меңнән артык сорау кергән. Мөрәҗәгатьләр темалары еш кына юллар, өлешчә мобилизация һәм торак-коммуналь хуҗалык белән бәйле булган.

«Безнең идарә командабыз көн саен республика халкының төрле темаларга биргән йөзләрчә соравына җавап бирә. Һәм елга бер тапкыр мин бу сорауларның бер өлешенә шәхсән җавап бирү өчен туры линия үткәрәм. Минем өчен мондый диалог, чыннан да, мөһим. Кешеләр белән аралашу - ул теләсә кайсы дәрәҗәдәге түрәнең эш нигезе, дип саныйм. Мондый формат комплекстагы барлык мәсьәләләрне дә карарга мөмкинлек бирә, ә бу, үз чиратында, безгә системалы эшебездә ярдәм итә", - дип язды республика Башлыгы "ВКонтакте" дагы битендә.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас