18 ноябрьдә 23:00 сәгатьтә Уфада өч зыян күрүче белән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
27 яшьлек шофер "Skoda Kodiaq" автомобилендә Рихард Зорге урамындагы 36нчы йорт ишегалдына борылганда каршы якка хәрәкәт итүче "ВАЗ-2113" машинасы белән бәрелешкән.
Нәтиҗәдә, "ВАЗ" машинасының 31 яшьлек водителе һәм "SKODA"ның ике пассажиры дәваханәгә озатылган. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң алар өйләренә озатылган.
Әлеге вакытта юл-транспорт һәлакәте факты буенча административ тикшерү башланган.
Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.