

Тигезлектән ары китеп булмый икән. Инь-янь дип аталса да, яхшылык-явызлык, яки ак-кара диелсә дә тигезлек ул – һәрвакыт тигезлек. Һәм ул бар. Ул – безнең теләкләрдән, ихтыярдан башка яши ала торган бәйсез төшенчә. Гомеремнең төрле чакларында я кылтаебрак китсәм, я төшенкелеккә бирелә башласам, яшьлегемнең шушы мизгелләре калкып чыга да мине сэнсей тавышы белән: “Тигезлекне сакла!” – дип кисәтә. Һәм мин рухым төпкелендә яткан көчләрне җыеп кабат үз хәлемә кайтам. Тигезлеккә. Ә бу дөнья тигезлектән тора.
Тигезлек дигәч, кечкенә чакта күңелгә сеңдерелгән коммунизм идеяләре дә күз алдына килә әле ул. Кешеләрнең барысы да тип-тигез, дигәнрәк караш яши иде бит. Мин хәзер беләм инде, кешеләр тигез түгел, алай булалмыйлар да. Мин эшләгәнне башкалар эшли алмый, башкалар эшләгәнне мин булдыралмыйм. Шулай булгач, нинди тигезлек ди инде. Кешеләр тигез түгел. Ләкин моны трагедия, яки кемнәрнедер кимсетү дип тә кабул итәргә ярамый. Кулымдагы бармакларым да тигез түгел, тик аларның һәркайсы үз урынында. Бу очракта тигезлек икенчел төшенчә. Кешеләрнең тигезлеге түгел, үз урынында булуы мөһим.
Ләкин тигезлек бар. Без яшәгән дөнья үзе бер тигезлек – ул барысын да тигезли, һәркемне үз урынына бастыра, утырта, яки яткыра… Һәм һәрбер кеше үзенең һәр гамәле өчен җавап бирә. Үзе җавап биреп өлгермәсә – балалары, нәсел-нәсәбе… Шуңа күрә, ни генә кылсаң да: “Оһ, мировой кабәхатлек эшләдем, беркем дә сизмәде…” – дип сөенергә кирәкми. Чөнки гади генә, бер каптырмалы гына җан иясе булсаң да син галәмнең бер өлеше. Әгәр үзең беләсең икән, димәк аны бөтен галәм белә. Бары тик дәшми генә. Кайчагында дәшми…
Кешенең кылган һәр гамәле үзенә әйләнеп кайта. Гади генә нәрсә инде менә… Әгәр син кышын матур булып күренергә теләп ярым ялангач йөрисең икән – салкын тидерәсең. Әгәр җәйге кайнар кояш астында озак итеп ялангач ятасың икән, тәнеңнең тиресе янып чыга. Әгәр син каршы искән җилгә төкерәсең икән, ул үзеңнекен үзеңә кайтара. Тормыш, гомумән, каршыга искән җил шикелле: син аңа нәрсә бирәсең, ул сиңа шуны бирә. Һәрчак үз вакытында да түгелдер, әмма иртәме-соңмы ул җавапсыз калмый. Бумеранг кануны хәрәкәттә.
Менә без хәзер мөлкәт туплау, яшәү шартларын яхшырту дип чабабыз бит инде. Җитми безгә, мөмкинлекләр ачылганда – бигрәк тә, барысын да алып калырга тырышабыз, берни дә кулдан ычкынмаска тиеш дип уйлыйбыз. Күп очракта берни белән дә исәпләшеп тормыйбыз, үз ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерергә тырышкан кебек тоелабыз. Зур сарайлар, затлы машиналар, күп акчалар… Ә кирәкме соң алар? Менә шулар синең гаилә мөнәсәбәтләреннән дә, балаларың белән аралашудан да, дусларың белән гомер уздырудан да кыйммәтрәкме? Төгәл әйтеп булмый. Чөнки мин дә акча-мөлкәт-дан өчен чукынган җәмгыятьтә яшим. Ни генә дип әйтсәм дә хаталанырмын кебек. Әмма…
Миллион акчалар өчен көрәшкә киткән югалтуларны – сәламәтлекне, мәхәббәтне, балалар мөнәсәбәтен, күңел тынычлыгын без соңыннан фәләнешәр миллионнарга сатып алырга тырышабыз. Алабыз. Алалмыйбыз да. Нишлисең, югалткан бөтен нәрсәләрне дә кире кайтарып булмый. Кире кайткан хәлендә дә ул башкача кайта. Кайчагында зур газаплар белән…
Мин кайчагында бик бай кешеләрне кызганам. Алар бөтен нәрсәне сатып ала. Мин менә Ходай биргән елгалар-күлләр-урманнар белән хозурланам. Ә аларның үз елгаларын, үз күлләрен булдырасы килә. Үз урманнарын. Бассейн инде шундый, парк искиткеч… Тик берсе дә күл дә, урман да түгел. Җенси нәфселәре котырып киткәндә, “кызлар чакыралар”. Шундый матур кызлар инде, бөтен размерлары туры килгән… Тик мәхәббәт түгел. Менә шул нык бай абзыйлар табигыйлектән мәхрүмдер кебек тоела. Күл түгел, урман түгел, мәхәббәт түгел… Бар да ясалма. Ходайның үзеңә атап бирелгән хозурлыкларын күрү сәләтеннән мәхрүм кешеләр үзләренә үзләре хозурлык тудырырга омтыла, үзләренә һәм якыннарына Ходай булырга маташалар. Берни дә әйтеп булмый монда… Аллаһка табынучылар Ходай биргән мөмкинлекләр белән яши, акчага табынучылар – акча биргән мөмкинлекләр белән.
Тигезлек бар…
Ул тигезлек җанда булырга тиеш. Шуңа ирешкәндә генә кеше бәхетле була аладыр. Күңел тынычлыгы инде ул. Күңел тынычлыгы оҗмахның бер төре бугай.
Ә теге сэнсейны мин әле дә сагынам. Касәне учларыма алам да төрле хәрәкәтләр ясап карыйм. Тик хәзер мин бүтән инде. Һәм ул касәдә дә су түгел, ул касәдә хәзер – минем җаным. Нинди генә кискен адымнар ясасам да мин аны түкмәскә, чайпылдырмаска тырышам. Касә тигез, җан тыныч булырга тиеш. Тормыш кануны шундый.
Ә мин сезгә тигезлек телим. Касәләрегез бик чайпалмасын…