+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 ноябрь 2023, 10:15

Башкортстан Палестинадан качакларны кабул итәргә әзер

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенә Палестина гражданнарын кабул итү өчен вакытлыча урнаштыру пунктларын әзерләргә кушты.

Башкортстан Палестинадан качакларны кабул итәргә әзерБашкортстан Палестинадан качакларны кабул итәргә әзер
Башкортстан Палестинадан качакларны кабул итәргә әзер

Исегезгә төшерәбез, 20 ноябрьдә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе Александр Куренков Русия Федерациясенә киләчәк Палестина качакларын урнаштыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә, аерым алганда, Башкортстанга Палестинадан 250 кешене китерү мөмкинлеген карадылар. Шул ук вакытта республика тарафыннан тупланган гуманитар операцияләр һәм качакларны кабул итү тәҗрибәсе исәпкә алынды.

Моңа кадәр, ноябрь башында, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Палестинада яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү турында республика халкының башлангычын хуплаган иде. Беренче чиратта, сүз дарулар, азык-төлек, кием-салым җибәрү турында барды. Гуманитар ярдәм җыю мәйданчыгы «Башсельхозтехника» предприятиесе базасында бердәм республика логистика үзәге булды.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас