-11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 ноябрь , 10:00

Радий Хәбиров III Халыкара «Мәҗитов укулары» конференциясендә катнашты

Кичә Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Үзәк Евразиянең күчмә дөньясы борынгы һәм урта гасырларда” (Мәҗитов укулары) дип аталган III Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Чара республиканың күренекле галим-археологы Нияз Мәҗитовның тууына 90 ел тулуга багышланган.

Радий Хәбиров III Халыкара «Мәҗитов укулары» конференциясендә катнашты
Радий Хәбиров III Халыкара «Мәҗитов укулары» конференциясендә катнашты
Дискуссия мәйданчыгы Русия, Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия һәм Үзбәкстаннан экспертларны җыйды. Алар күчмә халыклар тарихы һәм мәдәнияте буенча фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты.

Конгресс-холл фойесында Башкортстан Башлыгы Тел һәм әдәбият тарихы институты фондларыннан кулъязмалар һәм сирәк китаплар экспозициясен, "Мәҗитов: гомер озынлыгындагы экспедиция" дигән китап һәм фотокүргәзмәне карады.

Республиканың Мәдәни мирасның күчемсез объектларын саклау һәм файдалану буенча фәнни-җитештерү үзәге директоры Данир Гайнуллин һәм «Архтамга» эксперт-проект бюросы җитәкчесе Рөстәм Әлибаев күчмә цивилизацияләр музееның Чишмә районында төзелеше барышы турында сөйләделәр. Аерым алганда, 500 кв. метрдан артык мәйданлы визит-үзәк төзелә, шулай ук Турахан мавзолеена сукмак төзи башлаганнар.

Республика җитәкчесе, шулай ук, Уфа районында урта гасыр "Подымалово-1" һөнәрчелек һәм җитештерү үзәген казыну вакытында табылган артефактлар экспозициясен карады.

Пленар утырышта ясаган чыгышында төбәк җитәкчесе конференциядә катнашучыларны сәламләде һәм чара кунакларына Башкортстанга килгәннәре өчен рәхмәт белдерде.

- Монда Казахстаннан, Кырымнан, Үзбәкстаннан, Төркиядән, Азәрбайҗаннан һәм Русиянең башка төбәкләреннән бик күп галимнәр җыелды, - диде Радий Хәбиров. - Сезнең "Мәҗитов укулары"нда катнашуыгыз - безнең өчен зур дәрәҗә.

Республика Башлыгы халыкларның мәдәни тәңгәллеген саклауда тикшеренү эшенең мөһим ролен һәм аларның борынгы һәм хәзерге дәүләтләрне тергезүгә һәм үстерүгә керткән өлешен объектив бәяләүне ассызыклады.

- Тарихчының роле аерым мәгънәгә ия. Бу безнең халыкларның уникаль үзенчәлекләре сагында торган тирән белемле белгеч, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Көньяк Урал Көнчыгыш һәм Көнбатыш цивилизацияләре диалогының, гореф-гадәтләр һәм көнкүреш тәртипләре кисешүнең мөһим үзәге булган. Нәкъ менә биредә Русия составына керә торган милли республикаларның дәүләтчелеге, күп кенә халыкларның мәдәни нигезләре барлыкка килгән.

Тикшеренү эшен үстерүнең мөһим этабы итеп, Башкортстан Башлыгы «Шүлгәнташ» тарихи-мәдәни музей комплексын булдыруны атады, ул былтыр Бөрҗән районы территориясендә эшли башлады.

Быел Чишмә районында Күчмә цивилизацияләрнең Евразия музеен төзүгә керештеләр. Ул концептуаль рәвештә берничә төп тарихи һәйкәлне берләштерәчәк.

- Без нәкъ менә күчмә цивилизацияләр турында сөйлибез. Бу башкорт, татар, якут, венгр яисә казах цивилизациясе генә түгел. Сүз, гомумән, күчмә цивилизацияләр турында бара. Безнең бурыч - аларның вакыт аша хәрәкәтен, мәдәниятләрен үстерүне күрсәтү, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Шуңа күрә безнең проект барлык күчмә цивилизация варислары өчен кызыклы булырга тиеш. Бу өлкәдә экспертларны булачак музей кысаларында хезмәттәшлеккә чакырабыз.

Башкортстан Башлыгы республикада тикшеренүләрнең беренче нәтиҗәләрен алуларын әйтте.

- Туфракны анализлауның заманча ысулларын кулланып, безнең археологлар мөһим ачышлар ясады. Алар республика территориясендә монгол цивилизациясенең мөһим административ үзәге булуын әйтергә мөмкинлек бирә, - дип аңлатты Радий Хәбиров. - Шуңа күрә, фәнни белгечлек белән беррәттән, Евразия күчмә цивилизацияләр музее - мәгърифәтчелек бурычы да. Бу, шул исәптән, төрле яшьтәге килүчеләр өчен кызыклы, заманча белем бирү комплексы булачак. Музей янәшәсендә ат чабышлары, һөнәрчелек авылы һәм башка этно-тарихи локацияләр белән башкорт аты һәм ау кошлары үзәге төзиячәкбез. Ә бу мәйданчыклардан ерак түгел кунакларны уңайлы урнаштыру өчен заманча "Кочевник" кунакханәсе төзергә планлаштырабыз. Музейны формалаштырганда төп принциплар: тарихи дөреслеккә һәм фәнни казанышларга таяну.

Чыгышын йомгаклап, Радий Хәбиров күчмә цивилизацияләрне өйрәнүгә тоемлы өлеш керткән тикшеренүчеләргә Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас в