

- Эшлекле секция кысаларында фикер алышуның төп темасы тармакта туризм һәм сервис сыйфатын үстерү булачак. Туристлык хезмәтләренә ихтыяҗның артуын исәпкә алып, сәяхәтчеләрнең сорауларына тиз җавап бирү мөһим: урнаштыру чаралары санын арттыру, юл буендагы сервисны үстерү, яңа җәлеп итү нокталары булдыру, аларны вакыйгалы чаралар белән тутыру. Иң мөһиме - хезмәтләр сыйфатлы һәм туристларның барлык категорияләренә юнәлтелгән булырга тиеш, - дип аңлатма бирде Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Туристларның ихтыяҗлары, сервис дәрәҗәсе, туристлык хезмәтләренең бәясе һәм сыйфаты нисбәте, кунакчыллык өлкәсендә бизнесның социаль җаваплылыгы һәм туризмны тотрыклы үстерү мәсьәләләре турында «Туризмда сервис: кунакчыллыкның дөнья стандартлары һәм трендлары» сессиясе кысаларында экспертлар һәм Башкортстан туристлык индустриясе вәкилләре фикер алышачак.
XVI Халыкара бизнес атналыгының эшлекле һәм мәдәни программасы турында тулырак мәгълүмат белән рәсми сайтта теркәлергә һәм танышырга мөмкин. Барлык сорауларга да “кайнар элемтә» телефоны буенча җавап бирәчәкләр: +7 800 101 10 11.