

Делегациянең эшлекле программасы транспорт инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча берничә эшлекле очрашуны һәм “Русия-2035: транспортның яңа икътисадына” дип аталган пленар дискуссиядә катнашуны үз эченә алды.
Форум кысаларында традицион рәвештә “Русия транспорты” күргәзмәсе эшләде, аның мәйданчыгында Башкортстан стенды тәкъдим ителде. Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Башкортстанның күргәзмә стендын карады. Республика Башлыгы Радий Хәбиров вице-премьерга төбәкнең төп инфраструктура проектлары, шулай ук, аларны гамәлгә ашыру вакыты турында сөйләде. Алар транспорт объектларында эшләрне вакытында финанслау һәм Башкортстанның федераль үзәк белән хезмәттәшлеге турында фикер алышты.
Форум кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков белән очрашты. Анда төбәк территориясендә эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде.
Иң колачлы объектларның берсе – “М-7” федераль трассасы участогы төзелеше. “Росавтодор” җитәкчесе республиканың идарә командасына яңа трасса өчен җирләрне рәсмиләштерү һәм инженерлык коммуникацияләрен күчерү өлешендә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
“Үз ягыбыздан “Росавтодор” үз өстенә алган барлык йөкләмәләрне үтәячәкбез”, – диде Роман Новиков.
Очрашуда, шулай ук, Уфадан Көнчыгыш чыгу юлы проектын тәмамлау турында фикер алыштылар. Башкортстан Башлыгы эшләрнең расланган график буенча алып барылуын хәбәр итте.
– Без Русия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин белән Көнчыгыш чыгу юлын финанслау мәсьәләләре буенча фикер алыштык. Тиешле акчалар декабрь башында ук киләчәк, – диде Радий Хәбиров. – Моннан тыш, без Стәрлетамакны урап узу участогында “Р-240” Уфа – Ырынбур трассасын киңәйтү проектына зур игътибар бүләбез. Киләсе елда юлның киңлеген дүрт полосага җиткерү өчен аны реконструкцияләүгә керешербез, дип өметләнәм.
Арытаба форум мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (“Ространснадзор”) җитәкчесе Виктор Басаргин белән очрашты. Алар пассажир ташучыларның легаль булмаган эшчәнлеген ачыклау һәм кисәтү чаралары, автомобиль трассаларында үлчәү-габарит контроле системасының эше һәм башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты.
Шунда ук Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Мовиста төркеме” компаниясенең Директорлар советы әгъзасы Михаил Хромов белән очрашты. Яклар Уфаның трамвай хәрәкәте системасын комплекслы модернизацияләү проектын гамәлгә ашыру турында фикер алышты.
Төбәк җитәкчесе катнашлыгында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм Михаил Хромов хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Ул концессия шартларында транспорт проектын әзерләү һәм гамәлгә ашыру буенча үзара хезмәттәшлекне күздә тота.
– Без Уфаның трамвай линияләренең көньяк өлешен модернизацияләү турында карар кабул иттек. Бу – Революцион һәм Аксаков урамнары районы. Бүген берлектәге эшнең “юл картасы” расланды. Арытаба трамвай юлларын модернизацияләүне һәм яңа техника сатып алуны күздә тоткан концессия килешүенә заявка игълан итәчәкбез, – диде Радий Хәбиров. – Шул ук вакытта әлеге килешү федераль грант булганда гына эшләячәк, бу – якынча 7 миллиард сум. Шуңа күрә безгә Русия Хөкүмәте белән җитди эш алып барырга кирәк булачак. Без илдә барган трамвай юлларын модернизацияләүнең икенче дулкынына эләгербез, дип өметләнәм.
Шул ук көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Автодор” дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты. Алар югары тизлекле М-12 “Көнчыгыш” магистрален төзү барышы хакында фикер алыштылар. Сүз 140 километрлы Дүртөйле – Әчит участогы турында бара. Эшләр агымдагы елда башланды.
Вячеслав Петушенко проектны гамәлгә ашыру буенча Башкортстан белән хезмәттәшлекнең югары нәтиҗәлелеген билгеләп үтте һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Соңыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә республика делегациясенең “Русия транспорты” XVII Халыкара форумындагы эшенә нәтиҗә ясады.
– Ел саен без “Русия транспорты”нда катнашабыз. Беренчедән, монда һәрвакыт илнең транспорт һәм юл инфраструктурасын үстерүнең төп юнәлешләре ачыклана. Икенчедән, бу мәйданчык федераль структуралар һәм эре компанияләр җитәкчеләре белән сөйләшүләр алып бару мөмкинлеге бирә. Без бик күп мәсьәләләрне хәл иттек. Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашу үтте. Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Виктор Басаргин белән без “Ространснадзор” филиалы белән үзара хезмәттәшлек турында фикер алыштык. Бу – транспорт өлкәсендә бик мөһим күзәтчелек органы күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә, – диде Радий Хәбиров.