+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 ноябрь 2023, 13:42

Юлда янә үлем...

Коточкыч авария Иглин районында булган.

Юлда янә үлем...Юлда янә үлем...
Юлда янә үлем...
Кичә кич Иглин районының 1536нчы километрында М5 трассасында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 28 яшьлек водитель "Hyundai Accent" машинасында каршы як полосасыннан килгән йөк машинасы белән бәрелешкән.

Кызганычка каршы, җиңел машина йөртүче табиблар килгәнче вафат булган.

Әлеге вакытта авариянең сәбәпләре ачыклана.

Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас