

Аны ачып, эшкуарлык һәм туризм министры урынбасары Азамат Галин бу юнәлешнең республика өчен өстенлекле темаларның берсе булуын билгеләп үтте.
- Төбәкнең географик һәм климат характеристикалары безгә башкалардан аерылып торырга мөмкинлек бирә, - дип ассызыклады спикер. - Бездә барлык ландшафтлар диярлек бар, тау чаңгысы базалары, шифаханәләр эшли, елгалар буйлап йөзүләр үткәрелә, һәм без бу юнәлешләрне дүрт сезонда да үстерә алабыз. Башкортстан эчке туризмның күп юнәлешләрендә лидерлык позицияләрен ышанычлы саклый. Узган елда туристлар агымы 2 миллион кеше тәшкил иткән, һәм без бу күрсәткечнең даими үсешен теркибез.
Азамат Галин игътибарны төбәкнең туристлык локацияләре инфраструктурасын киңәйтү, аларны төзекләндерү, яңа объектлар булдыру өстендә актив эшләвенә юнәлтте. Башкортстанда транспорт белән тәэмин итү һәм бизнеска ярдәм итү мәсьәләләре карала. Быел туризмны финанслау күләме 1,5 миллиард сум тәшкил итте. Бу күрсәткеч буенча республика - Русиядә беренче. Күптән түгел Учалы, Белорет, Баймак, Бишбүләк һәм Ишембай районнарында алты уникаль маршрут грант ярдәме алды. Республика өчен брендлы продукт булдыру бик мөһим, чөнки ул аның истәлекле урыннарын һәм инвесторларын берләштерәчәк. Бу продукт мәгълүматны алга җибәрү һәм төбәкнең туристлар җәлеп итүчәнлеген арттыру мәсьәләләрен хәл итүдә яңа корал булырга тиеш.
Фото: ibw-bashkortostan.com