+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 Ноября 2023, 06:55

Бу көннәрдә авыр эш эшләмәгез...

Ноябрь ахырында магнит давыллары көчәя.

Бу көннәрдә авыр эш эшләмәгез...Бу көннәрдә авыр эш эшләмәгез...
Бу көннәрдә авыр эш эшләмәгез...
Аналитиклар белдерүенчә, Русиялеләрнең 75 проценттан артыгы ноябрьдә магнит давылларының начар йогынтысын сизгән.
Бигрәк тә һава торышының йогынтысыннан Казан, Воронеж, Новосибирск, Омск һәм Уфа халкы зарлана. Хатын-кызлар магнит давылларының үз халәтләренә ир-егетләргә караганда ешрак тәэсир итүен сизсәләр дә, нәкъ менә ир-егетләр эш планлаштырганда тышкы шартларга сизгеррәк булып чыккан.
“Ноябрьдә магнит давыллары вакытында кичергән иң еш очрый торган симптомнар баш авырту, арыганлык һәм апатия, кан басымының үзгәрүе һәм йокы белән проблемалар булган", — дип аңлата экспертлар.
Метеохезмәтләр хәбәр итүенчә, иң көчле магнит дулкыннары 9, 13, 14 һәм 15, 22, 23 ноябрьдә булды. Фаразлар буенча, бу ай ахырына кадәр көчле магнит давыллары тагын 24, 25 һәм 26 ноябрьдә булачак әле.

"Бу чорда үзебезгә игътибарлы булырга һәм мөһим эшләр башкармаска киңәш итәбез. Бу аеруча метеоүзгәрешләргә сизгер кешеләргә кагыла", — дип киңәш итә белгечләр.
Шунысы да бар: метеосизгер кешеләрнең кәефенә, хәленә кояштагы көчле ялкынлану да тәэсир итә. Магнит давыллары кеше организмына тискәре йогынты ясый. Хәвефле төркемгә хроник авырулары булган, өлкән яшьтәгеләр һәм сабыйлар керә. Кояш активлыгы арткан көннәрдә аларның башлары авырта һәм сәламәтлекләре белән бәйле башка проблемалар барлыкка килә, дип аңлата белгечләр.

Магнит давыллары вакытында йокы туйганчы йокларга, артык авыр эш эшләмәскә һәм табиб билгеләгән даруларны кабул итәргә кирәк. Моннан тыш, үзеңне стресска дучар итәргә ярамый. Бу көннәрдә күбрәк ачык һавада йөрергә, яки табигатькә якын булырга кирәк.

 
Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас