+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 ноябрь 2023, 09:00

Уфаның ике радиостанциясе җиңүчеләр сафында!

Уфаның берьюлы ике радиостанциясе «Радиомания-2023» милли премиясе җиңүчесе булды.

Уфаның ике радиостанциясе җиңүчеләр сафында!Уфаның ике радиостанциясе җиңүчеләр сафында!
Уфаның ике радиостанциясе җиңүчеләр сафында!
"Яңалыклар» номинациясендә «Радио Оскары»на "Спутник FМ-Уфимская волна" радиосының «Көн йомгаклары» программасы лаек булды. Моннан тыш, иң яхшысы дип шул ук радиостанциянең иртәнге “Чак-Чак Норис” шоуы танылды.

Шулай ук беренче тапкыр югары бүләккә “Юлдаш” радиосы лаек булды. «Радиоуен» номинациясендә «Теге өсәү» проекты җиңү яулады. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә узды.

“Радиомания” милли премиясе 2002 елдан бирле бирелә. Бу - илнең радиоиндустриясендә төп бүләк, шуңа күрә аны «Радио Оскары» дип атау очраклы түгел. Быел премиягә илнең барлык почмакларыннан 286 эш тапшырылган. Җиңүчеләр 20 номинациядә билгеләнде.

"Безнең өчен бу дәрәҗәле конкурста беренче җиңү түгел. Безнең бүләкләр копилкасында инде 14 "Радиомания" бар. Бу бер үк вакытта абруйлы һәм җаваплы. "Спутник FМ" тәүлек әйләнәсе тыңлаучыларга иң яхшы хитларны тәкъдим итә, Уфада һәм республикада булган хәлләр турында сөйли, яхшы кәеф тудыра һәм тыңлаучыларга бүләкләр бирә. Көн саен "Спутник FМ" эфирын 128 мең кеше тыңлый. Һәм без аларның һәрберсенә безнең белән булганнары өчен рәхмәтле!” — ди “Спутник FМ-Уфимская волна” радиосының баш мөхәррире Роза Төхбәтова.

"Юлдаш" радиосы күп тапкырлар конкурс финалисты булды, һәм менә күптән көтелгән җиңү. Премия тарихында беренче тапкыр бүләкне урыс телендә түгел, ә милли телдә тапшырулар алып баручы станциягә тапшыралар. Моңа кадәр конкурс жюрилары мондый проектларны карамаган иде, гәрчә милли тапшырулар безнең күпкырлы ил тормышының аерылгысыз өлеше булса да. Һәм шундый югары бүләккә лаек булган беренче проектның башкорт телендә булуы сөендерә.

 
Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас